Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Элемтәгә – бер гасырлык юл

Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып почта һәм электр элемтәсенең үсеше район оештырылганчы ук башланган. Әйтик, телефон челтәрен Мамадыш өязендэ 1904 елда төзүгә крешәләр. 1908 елда линияләр Әбдегә, 1911 елда Сабага сузыла. Почта эшенә иң элек Завод-Нырты авылында нигез салына. Гомумән, Себер почта трактына (Әби патша юлы) урнашкан бу авылда бакыр эретү заводы, земст­во мәктәбе, хастаханә, сы­ра сату кибетләре була, сишәмбе көннәрендә базар эшләгән.

undefinedЭлемтә бүлеге бинасы. 1933 елда Ленин һәйкәле торган урында төзелгән. 1973 елда фотога Д.Сафин төшергән.

Мамадыш өязенең почта-телеграф конторасы шунда булган, ә начальник ва­зифасын Кукмара райо­ныньн Сазтамак авылында туган Шәрәфетдин Хисаметдинов (1851-1926) башкарган. 1870-1880 елларда Казан губернасында яңа почта станцияләре сафка баса. Утызынчы елларда районның элемтә эшенә Стариков фамилияле кеше җитәкчелек иткәне мәгълүм. 1938 елда бүлек элемтә конторасы итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, почта начальнигы вазифасына Сабада яшәгән Зәкәрия Дәүләтхановны билгелиләр. Элемтә конторасы, поч¬та булеге, шәһәрара телефон элемтәсе, радиоузел күп еллар бик иске агач бинада булдылар (фото). 1980 елда өч катлы яңа бина файдалануга тапшырылды. 1980-1985 елларда районның барлык торак пунктларына автомат телефон станцияләре куела, алар җир асты кабельләре белән тоташтырыла, коммутаторлар тарихта кала. Почта һәм электр элемтәләре хезмәте 1993 елда икегә бүленә. Абонентлар интернет челтәренә актив рәвештә 2008-2009 елларда тоташа. Хәзерге көндә районда интернеттан –5976, IP телевидениедән 4876 кеше файдалана. Барысы 5996 йортка һәм фатирга стационар телефон кергән, 12020 абонентның телефоны Таттелеком мобиль операторына тоташкан. Электр элемтәсеннән файдаланучыларга Алмаз Тәбрис улы Галиев җитәкләгән 32 кешелек бердәм коллектив хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев