Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Районның тарихы данлы, горурланырлык

1930 елның августына чаклы Саба районы биләмәсе вак волостьлардан торган. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) 1930 елның 10 августындагы карары нигезендә, ТАССРда оештырылган 33 район исәбендә (аңарчы 1927 елда оештырылган 7 район гына була) Саба районы да төзелә. Ул, Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба (тулысынча), Мамалай (ике торак пунктыннан кала барлык авыллары), Әбде (26 авыл), Теләче (31 авыл) һәм Чүриле (14 авыл) волостьларын эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 4 колхозны берләштерә.

undefinedСаба районы хезмәт ияләре депутатларының IV сесссиясендә катнашкан халык вәкилләре. 1940 елның июль ае. (Фото район музееннан алынды).

Саба волосте башкарма комитеты президиумының 1930 елның 7 июлендә үткәрелгән утырышында “Районлашу турындагы” көн тәртибе дә каралган. Утырыш 5 пункттан торган карар кабул итә:

  1. Районлаштыруның максаты һәм аның уңышлы якларын күрсәтеп, авылларда һәм профсоюз әгъзалары арасында волость вәкилләре белән аңлату эшен куярга.
  2. Районлашу мәсьәләсе буенча 10 августтан да соңга калмыйча авыл Советлары һәм профсоюз әгъзаларының волость күләмендә киңәйтелгән пленумын җыеп районлаштыру бурычлары белән таныштырырга.
  3. Районлашу беткәнчегә кадәр, ягъни август аенда хезмәткәрләргә чираттагы отпусканы бирмәскә. Районлашуга карата аппаратларда әзерлек эшен алып баруны көчәйтергә.
  4. Районлашу мәсьәләсендә кулакларның каршы фикеренә эш алып баруны нык көчәйтергә, нык отпор бирергә.
  5. Районлашуга карата хезмәткәрләр арасында булган ликвидацион настройны бетерергә.

Әлеге бурычлар уңышлы хәл ителә. Саба районы кыска вакыт эчендә ТАССРда алдынгы төбәкләрнең берсе буларак үсеш ала.

Саба районы оешканчыга кадәр, күпчелек торак пунктларда авыл Советлары инде төзелгән һәм эшләгән. Әйтик, Байлар Сабасының үзендә 1920нчы еллар башында авыл Советының беренче рәисе Мөбарәк Хәсәнов була. 1926 елда, кулакларның каршылык күрсәтүенә карамастан, авыл Советы җитәкчелегендә чәчү өчен 618 пот ашлык хәзерләп, 20 гектар мәйданда пар җире, 26 гектарда туңга сөрелә.

Элек...

Районда колхозлар оештырылган елларда ашлыкны менә шулай сукканнар. (Арткы фондагы авылны бәлки танучылар булыр)

Хәзер...

Авыл Советы каршында “Наданлыкны бетерү”, “Алласызлар союзы” оешмалары эшли башлый, яңа мәктәп бинасы салына. 1930 елның сентябрь башында Байлар Сабасы авылында беренче район партия конференциясе була. ВКП(б) райкомы секретаре итеп Гомәр Шагов сайлана. 11 сентябрьдә Советларның беренче район съезды үткәрелә. Район Советы башкарма комитеты рәисе итеп Котдус Ибәтуллин, секретаре итеп Гыйльмулла Әхмәдуллин сайлана

1931 елның 12 гыйнварына (отчет төзелгән көн) районда 15 398 хуҗалык булып, 74 288 кеше исәпләнә. Шул ук елның 7 маенда райбашкарма биргән мәгълүматлар мондый: әлеге 51 колхозда 3710 хуҗалык исәпләнгән, алардан батраклар –585, ярлылар –1775, урта хәллеләр –1350. Райбашкарма рәисе Ибәтул- линның информацион хатында 381 вак һөнәрче (кустарь), 643 итекче һәм 963 тегүче булуы әйтелә. Рәис кеше таза тормышлыларны кулаклардан һәм урта хәллеләрдән аерган, андыйлар —531 хуҗалык.

1931 елда сабан культуралары 33 495 гектарда игелгән. Колхозчылар һәр гектардан уртача 5,6 центнер, аерым хуҗалыклар 4,64 центнер уңыш алганнар.

1931 елда Саба районының "Родина" колхозына кергән Балыклы авылы (хәзер Теләче районы), ягъни ул вакыттагы "Байкал" колхозы рәисе Корбан Әхмәтҗанов, игенчелектәге уңышлары өчен, районда беренче булып Ленин орденына лаек була. 1935 елда шул ук колхоздан сарык караучы Газбикамал Шакирова Бөтенсоюз колхозчы-ударникларның II съездында катнаша.

РАЙОН ИКЪТИСАДЫ САННАРДА. Саба районында сәнәгать җитештерүе 1930 еллардан башлана. Хәзер район территориаль продукты күрсәткеченең күп өлеше (23,6%) авыл хужалыгы тармагына һәм сәүдәгә (23%) туры килә. Сәүдә –12,6, транспорт – 12,5, төзелеш – 12, сәнәгать 8,8 процентын алып тора. Социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча район республикада –12нче, агросәнәгать комплексы рейтингында 6нчы урынны били. Тулай территориаль продукт күләме (млрд. сумнарда)

Районыбыз Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш кертте. Оборона фондына 1 миллион 514 мең 980 сум акча, 772 данә тун, 510 телогрейка, 481 чалбар, 1262 күлмәк, 3248 пар бияләй-оекбаш, 1155 бүрек, 1735 пар итек, 54618 пот икмәк, 396888 пот бәрәңге, 54618 пот яшелчә, 86502 пот ит, 330894 литр сөт, 2243230 данә йомырка, 106212 пот брынза, 353514 пот йон, 33066 данә тире озатты һәм һәм башка бик күп товар, азык-төлек белән ярдәм итте. Саба районы Казан госпитальләренә шефлык күрсәтте. Авыруларга 1943 елның февраль аенда гына да 1,5 центнер ит, 15 мендәр, 50 тартма теш порошогы җибәрелә. Дошман кулыннан азат ителә барган районнарга колхоздан 19 баш сарык, 5 каз, 8 тавык, кило ярым май, 50 центнер сөт, 50 пар оекбаш һәм 1550 сум акча җибәрелә.

Районыбызның сугыштан соңгы еллардагы тормышы, үсе­ше, булган үзгәрешләр өлкәннәрнең хәтерендә, яшь буынның күз алдында. Әлеге чорда ирешелгәннәр казанышларыбызны санап чыгу өчен зур бер сәхифә ачарга кирәк булыр иде. Районыбыз тарихын күздән кичергәннән соң туган фикер-нәтиҗә шул: һәркемнең районны бәхетле, шатлыклы кешеләр яши торган алдынгы, икътисадый яктан тагын да алга киткән, чәчәк аткан төбәк итеп күрәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев