Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Сәламәтлек саклау тарихы

Район үзәк хаста­ха­нәсенең XIX гасыр ахырларына барып тоташкан бай тарихы бар. 1881 елда Завод-Нырты авылында йогышлы авыруларны сихәтләндерү өчен беренче хастаханә ачыла. Баш табиб вазифаларын Михаил Александрович Николаев башкарган. Шекше авылында да фельдшерлык пункты булган.

undefinedИске хастаханә бинасы

Сабада ачылган табиб­лык амбулаториясенә мө­дир итеп Талавринов билгеләнә. 1926 елда Сабадан читтә, 30 койкага исәпләнгән хастаханә төзелә. Әмма бер елдан ул тулысынча янып бетә. Яңа шифаханә шул ук нигездә төзелә. Баш табиб итеп белгечлеге буенча хирург һәм гинеколог Шәмсия Байбекова билгеләнә. 1936 елда аны Фатыйма Гәрәй кызы Габитова алыштыра. 1957 елда район сәламәтлек саклау бүлеге бетерелә һәм аның вазифалары “район” статусын алган Саба хастаханәсенә йөкләтелә. Баш табиб итеп Мөхтәр Абдуллин (1958-1959 еллар) билгеләнә. 1959 елда аны Кәримә Йосыпова алыштыра һәм 1964 елга кадәр эшли.

Ул елларда хаста­ха­нәнең су үткәргеч­ләр системасы булмаган. Суны санитаркалар чишмәдән чиләк-көянтәләр белән ташыганнар. Шул елларда табиблар чакыру буенча өйләргә йөреп тә авыруларга медицина хезмәте күрсәтә башлыйлар, эштән соң Саба буйлап авырулар янына җәяүләп йөргәннәр. “Ашыгыч яр­дәм” 1981 елдан алып, авыруларга тәүлек буе ярдәм күрсәтә. Аңарчы медицина хезмәте төнге сәгать 12гә кадәр генә күрсәтелгән. Хәзерге вакытта районда “Ашыгыч ярдәм” хезмәте Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләрендә эшли.

1964 елда К.Йосыпо­ва­ны Икшермә участок шифаха­нәсендә баш табиб булып эшләгән Мөнир Мәүләветдинов алыштыра. Ул эшлә­гән­дә хәзерге поликлиника бинасы төзелеш пла­нына кертелә. 1981-1985 елларда баш табиб булып Фердинад Әхмәтҗанов эш­ли. Бу елларда район сәламәтлек саклау системасының матди базасын ныгыту, коллективны туплау, яңа кадрлар белән тулыландыру буенча зур эш башкарыла.

1985 елда үзәк ши­фаханәнең баш табибы итеп терапия бү­леге мөдире Зөфәр Сираҗиев билгеләнә. Районда сәламәтлек саклау һәм дәвалау базасы яхшыра. Өч катлы поликлиника, Теләчедә яңа хастаханә сафка баса, Шәмәрдән хастаханәсенең беренче корпусы төзелә. Бу елларда Лесхоз участок хастаханәсе ачыла, Шәмәрдәндә рентген кабинет эшли башлый, хастаханәнең 2нче корпусы файдалануга тапшырыла, Сабада УЗИ, ФГДС кабинетлары ачыла.

2001 елдан хастаха­нә­нең баш табибы итеп кабат Зөфәр Сираҗиев билгеләнде. Стационар­га, поликлиникага, аның филиалына капиталь ремонт үткәрелде. Яңа медицина җиһазлары кайтты. Ә 2006 елда, Сабада хастаханәсенең барлык уңайлыклары булган яңа корпусы файдалануга тапшырылды. 2008 елда элеккеге стационар бинасы реконструкцияләнгәннән соң поликлиника итеп үзгәртелде. 2014 елда поликлиника бинасы янына яңа корылма төзелеп, анда лаборатория һәм стоматология бүлеге күчерелде. 2016 елдан район үзәк хастаханәсе баш табибы итеп Марат Рафаэль улы Йосыпов билгеләнде. Бү­генге көндә район үзәк хастаханәсендә 73 табиб, 228 урта медицина хезмәткәре эшли. 41 фельдшер-акушерлык пункты эшләп, авыруларга 42 фельдшер медицина ярдәме күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев