ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, САБА - ЙОРТ!
Хөрмәтле сабалылар, якташлар, кайткан кунаклар! 2020 ел зур юбилейлар елы булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә – 100 ел тулуны билгеләп үттек. Инде вакыт безне V-VI гасырлар элек иҗат ителгән “Идегәй” дастанына кергән бай тарихлы Саба районы оештырылуга 90 ел тулу юбилеена якынлаштырды.
Бу истәлекле вакыйганы да үзебезнең якның данлы тарихы һәм бүгенгесе өчен горурланып каршылыйбыз. Яшәгән, кендек каны тамган, гомер иткән җире үткәненә битараф булмаган һәркемгә бик якын да һәм кадерле дә. Кешелек тарихында 90 ел бер мизгел генә булса, районыбыз өчен ул – зур сынаулар, үсеш-казанышлар, социаль бурычларны хәл итү, максатларга ирешү чоры. Илне индустриальләштерү, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы елларында килеп туган кыенлыкларны сабалылар ил белән бергә кичерде, үзләрен фидакарь хезмәттә күрсәтте һәм күрсәтә, бөек шагыйрь язганча, сугышта юлбарыстан көчле була, тынычта аттан артык эшли. Бүген Саба районы Татарстанның динамик үсүче төбәгенең берсе. Үзенчәлекле, күп гасырлык тарихы, кабатланмас гореф-гадәтләре һәм искиткеч кешеләре булган бистә. Без барыбыз бергәләп балаларыбыз һәм оныкларыбыз монда бәхетле яшәсеннәр өчен тиешле шартлар булдырырга сәләтле. Алар монда укый, эшли, гаилә кора һәм үз хыялларын тормышка ашыра ала. Районыбызның авыл хуҗалыгы, сәнәгать потенциалы елдан-ел арта, икътисад, төзелеш, мәдәният, мәгариф өлкәсендә динамик үсә. Сабада һәм башка торак пунктларда ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә, инвесторлар җәлеп итүгә зур игътибар бирелә, җитештерү объектлары, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт корылмалары төзелә, юллар ремонтлана, ишегаллары төзекләндерелә, яшәү мохите уңайлырак була бара. Туган ягыбызны үстерүгә биниһая зур өлеш кертеп, сабалылар район тарихын үзләре язалар, аны яңадан-яңа күркәм сәхифәләр белән баеталар. Урамнардагы чисталык, төзеклек, зәвык белән бизәлеш – болар барысы да бистәбездәге, башка торак пунктлардагы һәркемнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Без киләчәккә зур ышаныч, өмет белән карыйбыз, безне хыялларыбыз, тормыш шатлыгы һәм ышанычыбыз белән бәйләп торучы тарихыбызны онытмыйбыз. Саба районының 90 еллык юбилее буыннар арасындагы элемтәне тагын да ныгытсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз тыйнак һәм саф күңелле кешеләр – үткән чорларның данлыклы хезмәт батырлары үрнәгендә тәрбияләнсен.
Хөрмәтле райондашлар, сабалылар! Сезне районыбыз оешуына 90 ел тулу көне белән чын күңелдән котлап, һәркайсыгызга эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, тормыш итү куанычы, бәхет һәм муллык, хыял-өметләрегезнең чынга ашуын телим. Без –Сабадан, без – сабалылар дип горурланып яшик.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев