Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Кулыннан гөлләр тама

Кечкенә вакытта әнисенең киемнәрен кисеп, курчакларын матур күлмәкләр белән сөендергән Роза Садретдинованы бүген Сабабызның алтын куллы тегүчесе буларак беләләр.

Розага тегү осталыгы Аллаһтан бирелгән. Ул махсус уку йортлары тәмамламыйча, барына да үзлектән өйрәнгән. Казан индустриаль-педагогика көллиятенең төзүчеләр әзерләүче факультеты дипломына ия белгеч булса да, аңа әлеге өлкәдә 1 ел гына эшләргә туры килгән. Бүген ул яраткан эшенең чын остасына әйләнгән.

"Тегүгә маһирлыгым әниемнән күчкәндер, ул тегүчелеккә укыган, безне гел үзе тегеп киендерә иде. Мәктәптә укыганда технология укытучысы кушкан биремнәрне тиз генә эшләп, үземә күлмәкләр тегеп кидем. Аннан мине электр тегү машинасына утырттылар. Кечкенәдән бытовойга төшеп андагы тегүчеләрнең эшен кызыгып күзәтә идем. Дус кызларга ияреп төзүчеләр факультетына укырга китсәм дә, тегүчелек кечкенәдән күңелемә салынган иде", – дип искә ала Роза.

Шулай ук Сабаның ПМК биләмәсендә Тәслимә Гарипова ачкан тегү цехында эшләү дә осталыгын камилләштерергә зур ярдәм итә. Төп остазы Тәслимә апасы булуын яшерми. Сабада Алсу Шәрәфетдинованың шәхси тегү цехында да бар күңелен салып киемнәр тегә. Кыскасы, үзен-үзе белгәннән бирле тегә ул, инде балачак хыялы тормыш рәвешенә әйләнеп, бүген керем чыганагына әверелгән. 2018 елда шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, эшчәнлеген тагын да җәелдергән. Эшне башлап җибәргәндә дәүләтебез ярдәменә таянып, район мәшгульлек үзәге аша бирелүче субсидиядән файдаланган.

«Шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә ниятләгәч, иске йортыбызны тегү өчен бина итеп җайлаштырып, рәсмиләштердек. Документ эшләре дә шактый вакытка сузылды. Дәүләт ярдәм иткән 100 мең акчага тегү машинасы, оверлок, үтүкләү өчен махсус өстәл алдык. Әлеге бина кибет буларак рәсмиләштерелде. Алга таба хезмәт күрсәтү төрләрен тагын да арттыру мөмкинлеге бар. Салымнарны вакытында түләп, тәртипләп куйсаң, күңелең дә тыныч, эшең дә бара», – ди ул.

 

Бүген Розаның җан җылысы, күңел бизәкләре кушып тегелгән затлы-зәвыклы киемнәр күпләрне сөендерә, заманча челтәр-пәрдәләр, урын-җирләр өйләргә җылылык, купшылык өсти. Төрле фестиваль-конкурсларда катнашучыларны Роза теккән күз явын алырлык сәхнә костюмнары җиңүләргә әйди.

Чөнки ул иренүне белми, һәрбер детальгә зур әһәмият биреп, күңел матурлыгын күчереп эшли белә. Шуна да Розаның һәрбер хезмәте клиентлары күңеленә хуш килә.

"Мин бертөрлелекне яратмыйм. Кайберәүләр ремонт эше уңайсыздыр, челтәрләр тегү күпкә җайлыдыр, ди­ләр. Мин алай уйламыйм. Киресенчә, турыга тегү дә бик авыр. Мин бөтен төр тегү эшен дә яратам. Кайвакыт челтәрләр тегү дә туйдыра, андый вакытта вак ремонт эшләре белән чиратлаштырам. Төрле-төрле әйберләр теккәндә күңелгә рәхәтрәк. Тегәр өчен тукымаларны үзем сайлыйм. Күп еллардан бирле сыналган, сыйфатлы кибеттән генә алам. Чөнки һәр тегелгән әйбер минем җаваплылыкта кала. Арзанлы материалдан булганда ул формасын, төсен югалта. Иң мөһиме, теккән әйберем, матурлыгы белән генә түгел, сыйфаты, пөхтәлеге белән дә иясен куандырсын", – ди Роза.

Аның белән хезмәттәшлек иткәннәр Розаның төп принцибы шундый икәнлегенә күптән инанган. Шуңа ул клиентлардан өзелеп тормый. Әгәр теккән әйбере күңеленә ошап бетмәсә, сүтеп ташлап, кире эшләгән очраклар да була. Хезмәтендә төп ярдәмчесе, терәге, әлбәттә, ире Марат. Ел саен хатынына яңа тегү машинаcы алуга Марат зур җаваплылык белән карый. Чөнки тегүнең һәр төре өчен аерым машина сорала. Бүген Розаның эш бүлмәсендә аларның саны уннан артык булса да, яңа гына 50 меңлек калын тукымалар тегә торган машина да өстәлгән. Казанга барып калын-калын тукымалардан төргәкләр алып кайту да Марат җилкәсендә. Соңгы вакытта Роза куллана торган җитен һәм замша материалларның авырлыгын күз алдына китерү кыен түгел. Кызлары Динә, уллары Нияз, Әмир дә, әти-әниләренең төп булышчылары.

Эшмәкәрнең ялы да, бәй­рәме дә юк. Көндәлек эш графигын үзең төзесәң дә, күп очракта клиентлар­га җайлашырга туры ки­лә.

«Өйдәге вак-төяк мәшә­катьләрдән арып, эш уры­ныма ашыгам. Чөнки тегү машинасы артына утыруга мин ял итәм. Бу һөнәрне чын күңелеңнән яратмасаң, акча өчен дип кенә эшләп булмый. Матди якны гына кайгыртсам, мин гел тәрәзә челтәрләре генә тегеп утырыр идем. Төймә тагудан башлап, бөтен төр катлаулы тегү эшләрен яратам", – ди ул.

Һөнәрленең кесәсе буш тормый диләр. Яраткан эше һәрвакыт үзенә дә, башкаларга да күңел куанычы китерсен дип кенә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев