27 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Ял көннәрендә Татарстанда җылыта
30 гыйнвар көнне Татарстанда һава торышы үзгәрә, термометр баганасы -1 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Мәҗит Салихов өчен үз тавышыбызны бирик!
Татар Икшермәсе авылында туып-үскән Мәҗит Салихов “Героям-быть!” бөтенроссия конкурсында “Халык герое” исеменә номинацияләнгән.
-
Татарстан «Россия чаңгы юлы-2022» Бөтенроссия чаңгы ярышларына кушыла
12 февральдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында «Россия чаңгы юлы-2022» Бөтенроссия массакүләм узышы узачак. Анда профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша алачак.
-
28 гыйнварга һава торышы
28 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -13..-18˚, аязганда -21˚, , көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Мәктәпләрдә "Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар узды
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында "Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар узды. Яшь армиячеләр белән Россиянең Хәрби дан көненә - Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулуга багышланган Хәтер дәресе үткәрелде.
-
Лесхоз мәктәбе укучылары камалыштагы Ленинградта яшәгән Исхаков Ренат Сандык улы белән очрашты
1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бүген Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тулды. Шул уңайдан Лесхоз мәктәбе укучылары камалыштагы Ленинградта яшәгән Исхаков Ренат Сандык улы белән очрашты.
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 27 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда 2022 ел башыннан Covid-19 йоктыручылар саны - 417, ягъни бер атна эчендә авыручылар саны 301 кешегә арткан.
-
27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн
Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулды. Шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
-
Минзәләдә яшәүче ир-ат, өч көн кунак булган өчен, хатынының элеккеге ирен үтергән
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Якын арада суд аңа карата чик кую чарасын билгеләячәк.
-
Синоптиклар Февраль башында Россиядә җылы һава торышы булыр дип фаразлый
Уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак.
-
Рус география җәмгыяте «Бәллүр компас» милли премиясенә конкурс үткәрә
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыятенең «Бәллүр компас» милли премиясенә конкурс үткәрүе турында хәбәр итә.
-
Об изменениях в декларирование доходов расскажут на вебинаре
Управление ФНС России по Республике Татарстан приглашает налогоплательщиков на вебинар по изменениям законодательства по налогу на доходы физических лиц в части декларирования доходов и получения налоговых вычетов физическими лицами в 2022 году, который состоится 10 февраля 2022 года в 10.00 часов по мск.
-
Кулыннан гөлләр тама
Кечкенә вакытта әнисенең киемнәрен кисеп, курчакларын матур күлмәкләр белән сөендергән Роза Садретдинованы бүген Сабабызның алтын куллы тегүчесе буларак беләләр.
-
Хезмәт коллективлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды
Кичә, 26 нчы гыйнварда, Шәмәрдәндә хезмәт коллективлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды һәм бүләкләү тантанасы узды.
-
Татарстанда балаларга коронавирустан прививка ясый башладылар
Вакцина 12 яшьтән зуррак балаларга ясала.