Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда балаларга коронавирустан прививка ясый башладылар

Вакцина 12 яшьтән зуррак балаларга ясала.

Кичә республикага «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Ул балаларга һәм яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясау өчен кулланылачак. Татарстанга «Спутник М» вакцинасының 2880 комплекты кайтарылган һәм ул республика поликлиникаларына таратылган.

«Спутник М» — ул олылар өчен билгеләнгән «Спутник V» вакцинасының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, әмма инфекциягә каршы торырлык күләмдә антитәнчекләр барлыкка килсен өчен аның концентрациясе җитәрлек.

12 яшьтән 15 яшькәчә балалар арасында вакцинация ата-анадан язмача рөхсәт булган очракта гына ясала. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр прививка ясатуга рөхсәт анкетасын үзләре тутыра ала.

Укол кадар алдыннан баланы педиатр карый, температурасын, кан басымын үлчи һәм баладан үзен ничек хис итүен сораша.

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

Прививкадан соң температура күтәрелергә, буыннарда хәлсезлек, туңу, гомуми хәлсезлек, шулай ук укол урыны кычытырга мөмкин.

Прививка каты аллергияле балаларга, вакцинаның ниндидер компонентына карата гиперсизгерлек булган очракта һәм 12 яшькә кадәр ясалмый.

Әгәр бала авырый икән, ул савыккач кына, 2-4 атнадан соң прививка ясата ала. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев