Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәктәбе укучылары камалыштагы Ленинградта яшәгән Исхаков Ренат Сандык улы белән очрашты

1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бүген Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тулды. Шул уңайдан Лесхоз мәктәбе укучылары камалыштагы Ленинградта яшәгән Исхаков Ренат Сандык улы белән очрашты.

Сугыш башланганда дүрт яшьтә булган Ренат Сандык улы дошман камалышындагы шәһәр тормышы турында әллә ни хәтерләми дә. Фарфор заводында эшләгән әтисе кулына корал ала. Ленинград азат ителгәч, әнисе Зәйтүнә өч баласы белән Балтач районының әти-бабалары гомер иткән Салавыч авылына кайта. Сугыш беткәч, Ренат Исхаков Ленинградта шофер булып эшли һәм 2003 елдан Лесхоз картлар йортында “Безнең кадерле ветеран” проекты буенча бирелгән аерым бүлмәдә яши.

Фото: instagram.com/lesxoz_saby

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев