Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулды. Шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.

Сугыш тарихының әлеге дәһшәтле чоры истәлегенә ел саен «Блокада икмәге» дип аталган Бөтенроссия хәтер акцияләре үткәрелә. Акциянең төп символы булып 125 граммлы ипи кисәге – Ленинград блокадасы вакытында кеше башына бирелүче көндәлек норма алынган. Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан аз кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән. Ленинград блокадасы фотографияләрдә, сугыш тарихы һәм мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, бәлки ленинградлылар хәтерендә блокададагы икмәк кисәге шул куркыныч көннәрне искә төшерү рәвешендә күңелләрендә саклана. Лесхоз картлар интернат-йортында яшәүче Ринат Сандык улы Исхаков – районыбыздагы Ленинград камалашында булган исән-сау бердәнбер кеше. Ул Ленинград шәһәрендә өч балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач, әтисе хәрби-диңгез флотына хезмәткә алына. Ринат абый әнисе, абыйсы һәм сеңлесе белән Ленинградта яшәп кала. Аңа бу вакытта 4 кенә яшь була.

Фото: архив

Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният учакларында “Блокада икмәге” акциясенә багышланган патриотик чаралар, сыйныф сәгатьләре узды. Сатыш мәдрәсә-музеенда Балалар иҗат үзәгенең Гөлнара Гайнетдинова җитәкчелегендәге компьютер берләшмәсенә йөрүче укучылар белән узган чарада без дә катнаштык.

undefined

Чараның беренче өлеше музей, Сатыш авылы тарихы белән таныштыру булса, икенче өлеше “Блокада икмәге” акциясенә багышланды. Музей хезмәткәре Гөлгенә Шәрифуллина үз чыгышын Ленинград блокадасының Бөек Ватан сугышында иң героик сәхифәләрнең берсе һәм иң хәвефле чор икәнен аңлатудан башлады. Өстәлдә торган 125 грамм икмәк әлеге чорның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, бер кисәк икмәкнең халыкка яшәү көче бирүен искәртеп тора иде кебек. “Блокада икмәге” чарасында катнашучы балалар дошман камалышында калган Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында тетрәнеп тыңладылар. Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы чаралар тарихи хәтерне саклау максатыннан зур тәрбияви көчкә ия икәнлегенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев