Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпләрдә "Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар узды

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында "Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар узды. Яшь армиячеләр белән Россиянең Хәрби дан көненә - Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулуга багышланган Хәтер дәресе үткәрелде.

undefined

Презентацияләр каралды, укучылар Ленинград блокадасы, халыкның тормыш өчен батырларча көрәшүе турында мәгълүмат алдылар. Мәктәпләрдә китап күргәзмәләре, рәсемнәр күргәзмәләре, викториналар, видеофильм карау оештырылды.

Сыйныф сәгатьләре үтте. Шәмәрдән лицее укучылары "РИСК. Ленинград Блокадасы” республика уенында катнаштылар. Килдебәк мәктәбе укучылары үз куллары белән блокада икмәге пешереп карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев