"Лукоз-Саба" продуктлары Россия буйлап тарала
"Аз чыгымнар белән мул продукция алуга йөз тотабыз"
Рәзил Гарипов, "Лукоз-Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры:
– «Лукоз-Саба» Россиядә баш саны буенча иң эре кәҗә фермаларының берсе. 2013 елда Россиягә яраклаштырылган «Заан» токымлы 50 кәҗә алып кайтып башланган эшчәнлек елдан-ел җәелеп, бүгенге көндә 3803 баш кәҗә малы исәпләнә, шуның 1700сен савым кәҗәләре тәшкил итә. Продуктлылыгына килгәндә, бер кәҗәдән көненә 2,3 килограмм сөт савып алына. 29 хезмәткәрне берләштергән коллективның уртак тырышлыгы белән бүгенге көндә 1,2 тонна сөт җитештерелә. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 250 килограммга күбрәк. Кәҗә малы өчен әлбәттә, бу зур күрсәткеч. Ел башыннан ныклы стартка басып, бөтен көч югары җитештерүчәнлеккә юнәлтелүе күрсәткечләрдә ачык чагыла. Көнлек савылган сөт Мари-Эль республикасының Сернур сыр заводына тапшырыла. Биредә исә йомшак сыр, йогурт, кефир кебек берсеннән-берсе затлы, сыйфатлы ризыклар әзерләнеп, Россия буенча тарала. Җәмгыять эшче кадрлар, тораклар, заманча техника белән тәэмин ителгән, бөтен уңайлылыклар булдырылган.
Әмма узган елгы явымсыз һава шартлары безнең тармакка да кыенлыклар тудырмый калмады. Шунлыктан Россиядә күп кенә кәҗә фермалары үз эшчәнлекләрен өлешчә туктатырга, мал саннарын киметергә мәҗбүр булдылар. Без чыгымнарны киметү исәбенә җитештерүчәнлеккә хилафлык китермичә, эшне алып барырга тырышабыз. Әмма кәҗә сөте бәясенең түбән булуы төп проблема булып кала. Сыер сөте бәясенең динамик үсеше белән чагыштырганда, кәҗә сөте бәясе ферма ачылган чордагы белән бер үк дәрәҗәдә калды. Әйтик, 2013 елда сыер сөте 15-20 сум булса, бүгенге көндә ул бермә-бер артты. Кәҗә сөтенең литры монарчы 67 сум иде, февраль аеннан 70 сум булды. Югары табышлы итеп эшләр өчен бүгенге икътисадый хәл 90-95 сумнан сатуны таләп итә. Электр энергиясе, ягулык-майлау, ветеринария препаратларын һәм башка чыгымнарны киметү хисабына хезмәт хакын 12 процентка арттыруга ирештек. Бүгенге көндә уртача хезмәт хакы 29744 сум тәшкил итә. Кәҗәләрнең баш санын арттыруны төп бурыч итеп куймыйбыз, киресенчә, баш санын тотрыклы саклап, күбрәк сөт савуны күздә тотабыз. Малларның баш санын арттырып кына сөт күләмен күбәйтеп булмый. Бүген савымның иң минималь вакыты, чөнки гыйнвар башыннан кәҗәләрнең бәрәнләү сезоны башланды. Узган ел җәйнең коры килүе сәбәпле, яшел азык белән тәэмин итүдә беркадәр кыенлыклар булды. Бер елның кышлату чорына 1000 тонна ашлык, 3000 тонна сенаж, 1000 тоннадан артык печән кирәк. Бу төрле өстәмә ризыклардан тыш, төп азыклар гына. Кыенлыкка карамастан, сөтнең продуктлылыгын арттырып баруга омтылабыз.
Чит илләр тәҗрибәсенә таяныла
Рәзил Гарипов 2018 елдан директор вазифасын башкара. 2011 елда ферма төзелеше эшләренә алынганчы «Октябрь» хуҗалыгында баш ветеринария табибы булып эшләгән. Инде 3-4 тапкыр Голландиягә, Израильгә барып кәҗә үстерү буенча чит илләр тәҗрибәсен өйрәнеп кайта. Ел дәверендә Россия шәһәрләре буйлап йөрергә туры килә. Узган ел Төмәнгә, быел Ставропольгә барырга өлгергән. Рәзил Наил улы әйтүенчә, бер кәҗә фермасындагы технология икенчесенә 100 процент туры килеп бетми, әлбәттә, иң уңышлы тәҗрибә алымнары кулланыла. Эш башлаганда, әлбәттә, Голландия технологиясенә таяналар. Кәҗәчелектә технология һаман да яхшылап өйрәнелә, камилләштерелә. Чөнки сыерлар кебек пар тояклы, ике мөгезле булсалар да, ике имчәкле сөтлебикәләр биологик яктан үзенчәлеклерәк. Нәсел эше юнәлешендә, кәҗәләрнең генетикасын күтәрү буенча да эшләнә. Кәҗә сөтенең файдасы күптән дәлилләнгән булып, чит илләрдә аңа ихтыяҗ зур булса да, әлегә бездә халык ияләнеп бетә алмый әле.
«Иң зур куаныч – малның савыгып аягына басуы»
Ирек Сибгатуллин ферма ачылган көннән ветеринария табибы булып эшли. Иртәдән кичкә кадәр маллар арасында ул. Дөресрәге, үзен-үзе белә башлаганнан бирле мал янында булып, аларның телен аңларга өлгергән. Бирегә килгәнче 15 ел «Октябрь» колхозында ветсанитар булып хезмәт куя. Колхозда эшләгәндә эре терлекнең саулыгын кайгыртса, биредә ваграк мал, аерма шунда гына. Баш саннарының күп булуы, кәҗәләрнең бәкәйләү чоры да ветеринария табибыннан гел уяулыкны, җаваплылыкны сорый.
«Көн дәверендә бөтен группаны әйләнеп чыгам. Көндәлек күзәтү ясап, кәҗәләрнең авырганнары, сәламәтлек халәтләрен барлыйм. Суык тию, эч китү – малларга да хас авырулар. Кәҗә бик нәзберек хайван, вакытында профилактик таләпләре үтәгәндә дә, авыруларга тиз бирешүчән. Бигрәктә тиешле җылылык режимы сакланмаганда тиз суык тия. Мәсәлән, кәҗәләр өчен 5-10, бәкәйләр өчен 15-20 градус җылылык сакланырга тиеш. Кәҗә суык тисә йөткерә, борыныннан ага башлый. Мал ваграк булган саен авыруларга ныграк бирешә», - ди тәҗрибәле ветеринар.
“Кәҗә дә яратканны белә”
Эльнара Әскәрова 2014 елдан бирле фермада савымчы булып эшли. Эшен яратып, намус белән башкарганы һәр сүзеннән аңлашыла.
«Бер сменада 3шәр кеше 1700 кәҗә савабыз. Эшебездә бөтен уңайлылыклар бар, җитәкчебез һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тора, бер мөрәҗәгатьне дә игьтибарсыз калдырмый. Ирем дә биредә тракторда азык таратуда эшли. Монда килгәнче Туктар фермасында сыерлар саудым. Сыер белән чагыштырганда билгеле, кәҗә саву җайлырак. Кәҗә бик иркә хайван булса да, арада холкы сыерга охшаганнары, тибә торганнары да очрый. Әмма мал да үзен иркәләгәнне, яратканны аңлый», - ди Эльнара.
Без нәкъ иртәнге савым вакытына туры килеп, бу күренешне бик кызыксынып күзәттек. Кәҗәләр бу процесска шулкадәр күнеккән, бер-бер артлы чиратка басып, тәртип белән генә аппарат янына үтәләр. Бер кәҗәне саву өчен 5-15 минут вакыт китә. Бу безгә беренче карашка гына гади, кызыклы тоела икән.
«Тана өйрәткәндәге шикелле кәҗәне дә савымга өйрәтергә кирәк. Болар ияләнгәннәр инде», – диләр биредә эшләүчеләр.
«Сабый кебек тәрбиялибез»
Инзилә Зарипованы яңа туган ак йомгакка охшаган кәҗә бәтиләре янында мәш килгән чагында очраттык, Инзилә дә ферма ачылганнан бирле биредә хезмәт куя.
Яңа туган кәҗә бәтиләреннән башлап, каплату чорына җиткәнче тәрбияләү дүрт ханым җаваплылыгында. Бүгенге көндә 1000нән артык кәҗә бәтиләре тәрбиялиләр. Инзилә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен махсус программа буенча туган авылы Килдебәктә арендага йорт алып, улы Рияз белән бөтен уңайлылыгы булган өйдә яшиләр. Башкарган хезмәтеннән бик канәгать.
«Эшемне бик яратам. Кәҗә бәтиләрен сабый кебек тәрбиялибез. Яңа туган вакытта бигрәк хәлсез, чарасыз булалар бит алар. Үзләре мөстәкыйль имә алмаганнарына шешәдән чит илдән кайтарылган махсус сөт эчертәбез. Әкренләп ашарга өйрәтәбез. Һәрберсе үзенчәлекле аларның, арада бигрәк ягымлылары, сөйкемле сөяклеләре бар. Иртәнге 5тән 12.00 сәгатькә кадәр малкайлар белән мәш киләбез. Хәлсезрәкләрен бер группага, тәкәләрен, саулыкларын аерабыз. Чемченеп булса да ашарга өйрәнгәннәренә сөенәбез. Үзебез дә кәҗә сөте продуктларыннан бик яратып кулланабыз», – ди Инзилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев