15 февраль 2022 яңалыклары
-
Киләсе атнада өстәмә ял көне булачак
Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара.
-
Камилә Вәлиева Олимпиадада шәхси ярышның кыска программасында беренчелекне яулады
Россиянең өч спортчысы иң югары балларга ия булды.
-
Итектән парлар чыкты
Узган якшәмбедә “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе биләмәсендә соңгы елларда популярлашып килүче үзенчәлекле спорт ярышы - итекле хоккей уеннары узды. Ярышлар Саба егете, 26 яшендә юл фаҗигасендә һәлак булган Фидәрис Ганиевнең якты истәлегенә багышлап ел саен үткәрелә.
-
Татарстанда гыйнварда азык-төлек продуктлары бәясе 11,5 процентка артты
Азык-төлек булмаган товарлар 9,2 процентка кыйммәтләнгән.
-
Эльмира Зарипова: 254 мең татарстанлы хәерчелек чигендә яши
Министр сүзләренчә, Татарстан хәерчелек күрсәткече түбән булган төбәкләр рәтенә керә.
-
“Серле каләм-2022” иҗат бәйгесе конкурсының нигезләмәсе
Васил Гарифуллин исемендәге Саба муниципаль районы күләмендә уздырыла торган “Серле каләм-2022” иҗат бәйгесе конкурсының нигезләмәсе.
-
"Лукоз-Саба" продуктлары Россия буйлап тарала
"Аз чыгымнар белән мул продукция алуга йөз тотабыз"
-
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Илһам Шакировка багышланган видео күрсәтте
Бүген, 15 февральдә, күренекле җырчы, ТАССР һәм РСФСР халык артистының 87 еллыгы билгеләп үтелә.
-
Байлар Сабасында әфган сугышында башларын салган райондашларыбызны искә алдылар
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. Бүген Байлар Сабасында әфган сугышында башларын салган райондашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
-
Түбән Камада укучы бала мәктәпкә пистолет алып килгән
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган.
-
Бу атнада Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетенә ай куялар
Мәхәллә мәчетенә бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф исеме бирелде.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы - 2022" массакүләм ярышлары
12 февраль Шәмәрдән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы - 2022", "Татарстан чаңгы юлы - 2022" массакүләм ярышлары узды.
-
Язнур Гарипов билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урын яулады
Азнакайда узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Язнур Гарипов 85 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урын яулады!
-
Район китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган "Күңел белән рәсем ясыйбыз" чарасы узды
14 февраль көнне район китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган "Күңел белән рәсем ясыйбыз" чарасы узды. Бу көнне китапханәчеләр үз укучыларына бәйрәм рухы ясадылар.