Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльмира Зарипова: 254 мең татарстанлы хәерчелек чигендә яши

Министр сүзләренчә, Татарстан хәерчелек күрсәткече түбән булган төбәкләр рәтенә керә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 254 мең татарстанлының хәерчелек чигендә яшәвен әйтте. Аларның 72 проценты — балалы гаиләләр.

«Республикада 254 мең  кеше хәерчелек чигендә яши (искәрмә: чагыштыру өчен, Түбән Кама шәһәренең халык саны — 240 мең кеше). Ягъни аларның айлык кереме яшәү минимумыннан — 10756 сумнан әзрәк. Хәерчелек чигендә яшәүчеләрнең 72 проценты — балалы гаиләләр. Быел балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 11,6 млрд сум акча каралган», — диде Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

undefined

Министр презентациясендәге мәгълүмат буенча, Татарстанда 2021 елда кереме яшәү минимумына тулмаган кешеләр халык санының 6,3 процентнын тәшкил иткән. Алдагы елда бу күрсәткеч 6,6 процент булган. Димәк, бер ел эчендә хәерчелек чигендә яшәүчеләр өлеше кимегән.

«Төп бурычларыбызның берсе — 2030 елга хәерчелекне киметү. Без илдә хәерчелек күрсәткече түбән булган төбәкләр арасында беренче өчлеккә керсәк тә, бүгенге көндә 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Хәерчелекне киметү өчен төп инструментларның берсе булып социаль контракт тора», — диде Эльмира Зарипова.

Чагыштыру өчен, министр презентациясендәге мәгълүмат буенча, Россиядә ике ел рәттән хәерчелек чигендә яшәүчеләр халык санының 12,1 процентын тәшкил иткән.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев