Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетенә ай куялар

Мәхәллә мәчетенә бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф исеме бирелде.

undefined

17 февральдә Питрәч районының Яңа Шигали авылында төзелә торган Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ай кую тантанасы була. Әлеге гыйбадәт йорты «Царево Village» торак комплексы янәшәсендә урнашкан. 

Мәчет 2020 елның августында биредәге мөселманнарның көче белән төзелә башлады. Мәхәллә мәчетенә бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исеме бирелде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ул Яңа Шигали авылында һәм «Царево Village» торак комплексында бердәнбер мәчет. Гыйбадәт йорты үзенә берьюлы дүрт йөзгә якын кешене сыйдыра алыр дип көтелә. Моңа кадәр дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару өчен мөселманнар биш чакрым читтә урнашкан күрше авыл мәчетләренә йөрергә мәҗбүр булды.

Ай кую тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, район администрациясе, мөхтәсибәт вәкилләре, иганәчеләр, төзүчеләр һ.б. катнашачак.

Хәзерге вакытта мәчет тулысынча диярлек әзер, эчке ремонт эшләре калды. 

Әлеге мәчетне рәсми рәвештә Изге Рамазан ае алдыннан, 1 апрель, җомга көнне ачу ниятләнә. Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет ачылганнан соң Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 21 мәчет булачак. Бүгенге көндә мөхтәсибәт тарафыннан яңа мәчетләр төзелеше шулай ук Көек, Богородское, Питрәч авылларында дәвам итә. 

Чыганак: Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев