Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Итектән парлар чыкты

Узган якшәмбедә “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе биләмәсендә соңгы елларда популярлашып килүче үзенчәлекле спорт ярышы - итекле хоккей уеннары узды. Ярышлар Саба егете, 26 яшендә юл фаҗигасендә һәлак булган Фидәрис Ганиевнең якты истәлегенә багышлап ел саен үткәрелә.

undefined

Әлеге уенның да төп инициаторы һәм башлап йөрүчесе исән чагында Фидәрис үзе булган. Быел бәйге 6нчы тапкырын уздырылды. Фидәриснең әтисе Мулланур абый Ганиев ярышларга хәер-фатихасын биргәннән соң мәйданда кызу уен башланды. Хоккейда биш команда көч сынашты. Һәр уенга Фидәриснең туганнары Илшат һәм Фәнил Вакказовлар комментарийлар биреп барды, аларга вакыт-вакыт “Артистлар” командасында уйнаучы Арча Шамкае- Марат Газизов та кушылды. Уеннар арасында хоккейчылар кайнар чәй белән сыйландылар, җанатарларның күп булуы да уенчыларга көч-дәрт өстәде. Чараны карарга килүчеләр арасында Фидәриснең дуслары, туганнары, тормыш иптәше Диләрә, кызы Нәфисә, Арчада яшәүче әби-бабасы да бар иде. 5 сәгатькә якын барган ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә булды : 1 урында- “Туктар”, 2дә- “Дакар”-“Кәеф бар”, 3 урында-“ Мәртен”, 4 урында “Артистлар”, 5тә - Саба җыелма командалары. Җиңүче командага күчмә кубок, иганәчеләр ярдәме белән әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев