Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада укучы бала мәктәпкә пистолет алып килгән

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган.

Түбән Каманың 32нче мәктәбендә 8 сыйныфта укучы бала дәресләргә пневматик пистолет белән килгән. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр чыкты.

«Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәтендә районның Мәгариф идарәсенә сылтама белән аңлатуларынча, бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган. Идарә белгечләре мәктәп администрациясенә киңәшләр биргән, укучының ата-анасы һәм укучы белән эш алып барыла. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев