Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Уңыш формуласын чыгаручылар

Сәхифәбез “Игенче” җәмгыятенә багышлана.

Максатыбыз – табышлы эшләү

Алмаз Зарипов, хуҗалык җитәкчесе:

– Барысы 5710 гектар сөрү җирләре булган “Игенче” җәмгыятендә 8 авылдан 182 кеше эшли. Шуларның 56сы – хатын-кызлар. Шулай ук Сабадан, Арча районыннан, Шәмәрдән, Тимершык, Явлаштаудан йөреп эшләүче хезмәткәрләребез дә бар. Шушы бердәм коллективның уртак тырышлыгы белән 2021 елда хуҗалыкның тулай акча керемен 17 процентка арттыруга ирештек. Бер эшченең хезмәт җитештерүчәнлеге дә яхшырды: 1,977 миллион сум тәшкил итте. Гомумән, төп финанс күрсәткечләребез уңай булды. Кызганычка каршы, былтыргы корылык игенчелек продукциясе сатуның үзкыйммәте 2,2 тапкыр артуга китерде.

Терлекчелек тармагына килгәндә, хуҗалыкта сөт җи­тештерү –17, бер сыердан савым 18 процентка артты. Бу – зур үсеш. Рентабельлелек , бирелгән субсидияләрне кертмичә, 27,7 процент тәшкил итте. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саны артты. Барысы 5429 центнер ит җитештерелде. Шулай да акчага әйләндергәндә сатудан алынган керем продукциянең үзкыйммәтеннән кимрәк булды. Тулаем алганда, барлык тармаклар буенча 1 сум товарлыклы продукция җитештерү өчен 96 тиен акча тотылды. 2020 елда бу мөһим икътисад күрсәткече 90 тиен иде. Шул ук вакытта без тармакта симертүдәге үгезләрне сатуның рентабельле булуына ирешә алдык. Аларның тәүлеклек артымы 982 грамм тәшкил итте. Үгез ите җитештерү отышлырак булып чыкты. Шуңа да 2022 елда әлеге юнәлешкә игътибарны нык көчәйтеп, үгез бозауларның көнлек артымын 1000-1100 граммга җиткерүне максат итеп куябыз. Тагын бер җитди бурыч – фермада лактация чорында 4-5 мең литр гына сөт бирүче сыерларны киметү. Алар әлегә көтүнең 18-19 процентын алып тора.

Хуҗалык машина-трактор паркын яңартуга да зур чыгымнар тота. 2021 елда 23,135 миллион сумлык техника һәм җиһазлар алынды. Моннан тыш 58,3 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылды. Эшлиселәр тагын да күбрәк. Алдагы ике елда Эзмә бригадасында барлык шартлары тудырылган азык цехы булдыруны да планга керттек. Еллар уңай килсен дә, җитештерү, акча кереме артсын. Уңган-булган кешеләребез үз вазифаларын шушы хакыйкатьне яхшы аңлап үтиләр.

Икесе дә уңганнар

Рушания Сабирҗанова – Сәрдә авылы кызы. Чын мәгънәсендә ишле, ун балалы гаиләдә туган.

Әтисе Рәшит, әнисе Нурия терлекчеләр булалар. Рушаниянең балачагы фермада аларга булышып үтә. Мөстәкыйль тормышка аяк баскач та, шәһәргә китү турында хыялланмый. Сабада клуб мөдире булырга укый да, хуҗалыкка эшкә кайта.

“Нигә бәхетеңне читтән эзләргә! Авылыбыз бик матур, ерак түгел урман. Соңгы елларда яңа йортлар күп төзелде. Балалар бакчасы, мәчет, клубыбыз бар. Асфальт юл кергән. Унтугыз яшемдә Сәрдәнең иң матур егетенә кияүгә чыктым. Үз көчебез белән ике як әти-әнине борчымыйча йорт салдык.Менә шулай яшәп ятыш”,– ди ул.

Рушания башта Шекшегә барып эшләгән. Инде 23 ел “Игенче”дә сыер сава. Эш урыннарын үзләренчә, Пүкәл комплексы дип йөртәләр. Сәр­дәдән вахта автобусы көн саен барып ала, эшләре беткәч кайтарып куя. “Делаваль” җиһаз­лары урнаштырылган торакта Гөлшат Хәйретдинова, Гөлия Хәсәенова, Фәния Зарипова, Фәния Хөсәе­нова, Алисә Сабирҗанова, Әнисә Сибгатова белән сыер савалар. Эшләрен заманча технологияләр нык җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, сә­ламәтлек һәм түземлек тә ки­рәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Рушания әнә шул сыйфатларга ия. Беренче сменага иртәнге сәгать 4тә киләләр һәм атна буе эшлиләр. Аннары сменалары алышына.

“Эшемне бик яратам. Ветсанитар ирем Радим да янымда. Сыерларыбыз арасында 40ар литр сөт биргәннәре дә бар. Кирәк икән, территориядә ашханә эшли. Махсус эш киемнәре белән тәэмин итәләр. Әйбәт түлиләр, 40 меңгә якын хезмәт хакы алабыз. Һич зарлана торган түгел”,– ди Рушания.

Ул 2021 елдан барысы 6892 центнер, бер сыердан 9374 литр сөт савып алган. Ягъни 2020 елгы күрсәткечләре күпкә ( 6597 цн., 8412 литр) яхшырган.

Гүзәл Каюмова Олы Кибәче авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 2002 елда фермага эшкә килә.

2005 елда Иләбәр егете белән гаилә коргач, эшен “Игенче” предприятиесендә дәвам итә. Башта 200 баш сыерга исәпләнгән сөтне үткәргечкә саусалар, былтыр ноябрь аенда “Делаваль” заллы яңа торакка күчтеләр.

“Аерма жир белән күк арасы. Хезмәттәшләрем Нурсанә Сәгыйтова, Гөлсинә Идиятова белән бик тату эшлибез, 350 баш сыер савабыз. Хезмәт урынын, саву аппаратларын чисталыкта тотабыз. Күңелеңне малларга биргәч, мәшәкатьләр сизелми дә”,–ди Гүзәл.

Хәзер аларны хуҗалыкта гаилә династиясе тудыручылар дияргә дә була. Тормыш иптәше Дамир механизатор. Олы улы Илнур да аграр көллиятне тәмамлагач, “Игенче”гә яшь белгеч булып кайтты. 

Берүзенә – дүрт техника

“Игенче” җәмгыятендә хезмәтенең остасына әйләнгән 27 механизатор эшли. Өтернәс авылында яшәүче Ленар Зарипов та та шуларның берсе. Уңган-булган механизаторны чын мәгънәсендә универсал дип атарга була.

Аңа “Кировец К-742”, “Т-150” тракторлары һәм “Акрос” комбайны ышанып тапшырылган. Сменадашы – Нияз Гыймранов.

“Гел кырда инде без. Техникага 2009 елда армиядән кайтуга утырдым. Киткәнче дә комбайнда эшләгән идем. Яз җитүгә, “Кировец” белән җир эшкәртүгә, культивациягә, чәчүгә чыгабыз. Аннары комбайн ремонты башлана. Көзгә таба уракка керешеп китәбез. Урып-җыюны көзге агротехник чаралар алыштыра. Кышын “Т-150” тракторы белән территорияләрне, юлларны кардан чистартам. Буш вакытларда, кеше җитмәгәндә “КамАЗ” автокранына да утырам. Аллага шөкер, берсенең дә ватылып борчыганы юк. Һәр туар көнемне техникадан, җәйне кырлардан башка күз алдына китерә алмыйм да шикелле”,– ди Ленар.

Без аның белән урып-җыю вакытында ел саен диярлек басуда очрашабыз. Уңыш язмышын Айдар Нурисламов, Илһам Галиев, Илшат Яруллин, Хәйдәр Мөнәвиров һәм башкалар белән кыска срокларда хәл итәләр.

 – Ленар – бик намуслы, җаваплы эшче, – ди баш инженер Ильяс Әскәров аның турында. – Техниканы биш бармагы кебек белә. Эшенә җаваплы карашы, төгәллеге белән аерылып тора.Нинди генә авырлык килеп туса да, аңа ышанып була.

Ленар Зарипов былтыр “Кировец”та – 2946, “Т-150” белән 1506,6 эталон-гектар эш башкарган.

“Акрос”та 7790 центнер бөртек суктырган. Уракта район күләмендә алдынгылар сафында барды. “Быел да сынатмаска инде. Уңыш кына булсын, җирдә калдырмабыз”,– ди тәҗрибәле механизатор.

 

Гафур Хәсәншин, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальнигы:

“Игенче” җәмгыятенең 2021 елдагы эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Кырчылык тармагыннан тыш, барлык юнәлешләрдә дә үсеш тәэмин ителде. Эш шартларын яхшырту чаралары да күрелгән. Хезмәткә түләү дә районның уртача күрсәткеченнән бер мең сумга артыграк. Хуҗалык корылык шартларында районда беренчеләрдән булып чит төбәктә терлек азыгы әзерләүне оештырды. 2022 ел бурычларына килгәндә, һәр сыердан 28-30 литр савып алуга ирешергә, 2022 ел уңышына минераль ашламалар сатып алуны арттырырга, моны язгы чәчүгә кадәр эшләп калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев