Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БАЛАЧАК ТӘМЕ

Балачак тәме

Яшәртеп безне алсу хыялда,
Яңа ел килә күчтәнәч алып.
Кыш бабай инде юлга чыккандыр,
Зур капчыгына тәм-томын салып.

Йомшак карлары хәбәр бирделәр-
Йолдыз яңгыры ява, күр әле!
Инде йөрәктә Яңа ел җыры,
Мандариннарда Яңа ел тәме.

Кәгазьгә төргән печенье кабып,
Чәй янында бер тәмләп кара әле.
Син дә сизәрсең балачактагы
Күчтәнәч тәмен, дөньяның ямен.

Конфет кәгазен җеп белән бәйләп,
Шарчыклар ясап, әйдә, эл әле!
Карамельләрдә баллы балачак,
Яңа ел тәме, балачак тәме.

Яшәртеп безне бик күп елларга,
Татлы талпыну салып күңелгә.
Чыршыга флаг, чылбырлар тезеп,
Балачак кайта, Яңа ел килә!

Ак чыршы исе җанны иркәләп,
Җиһанга тылсым җепләрен үрә.
Кыш бабай белән серле паласта,
Балачагыма очасым килә!
Яшисе килә!!!
Илмира Гыймаева
2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев