Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Буран

Ургый-ургый карлар ява, Яңа ел бураннары. Бар җиһан акка төренде, Күр әнә урамнарны. Күз сал әле тирә якка, Искитмәле ак бизәк. Бу матурлыкка сокланмый Ничекләр түзмәк кирәк! Ишеп-ишеп яусын карлар, Бар дөньяны акласын. Табигать тә шушы ямен Язга кадәр сакласын. Ап-ак кар өстенә басып Йөрергә дә кыймыйсың. Яуган чагын күзәтмәсәң,...

Ургый-ургый карлар ява,

Яңа ел бураннары.

Бар җиһан акка төренде,

Күр әнә урамнарны.

Күз сал әле тирә якка,

Искитмәле ак бизәк.

Бу матурлыкка сокланмый

Ничекләр түзмәк кирәк!

Ишеп-ишеп яусын карлар,

Бар дөньяны акласын.

Табигать тә шушы ямен

Язга кадәр сакласын.

Ап-ак кар өстенә басып

Йөрергә дә кыймыйсың.

Яуган чагын күзәтмәсәң,

Матурлыкны тоймыйсың.

Агач саен килеп куна

Күбәләктәй кар очып.

Ак шәл ябынган агачны

Аласы килә кочып.

Атлаган саен эзеңне

Күмә бара ап-ак кар.

Яңа елның ак карында

Күпме сихәт-сафлык бар.

Вакытында явып торсын

Җәй - яңгыры, кыш - кары.

Ак бәхетләргәр уралып

Кил, яңа ел бураны.

Миннегөл Манихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X