Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Кәҗә елы

Хуш кил, әйдә, Кәҗә елы, Елың муллык китерсен. Бераз шуграк булсаң да, Үзең начар түгел син. Кәҗә -ристан, дисәләр дә, Син халыкка бик кирәк. Мамыгыннан шәл бәйлибез. Сөтен эчәбез теләп. Җаныбызга сихәт өсти, Эчсәк шул кәҗә сөтен. Кәҗә сөтенең шифасы Барлык сөтләрдән өстен. Туның мамыклы, бик күркәм, Кылычтай мөгезләрең. Көрәшергә...

Хуш кил, әйдә, Кәҗә елы,

Елың муллык китерсен.

Бераз шуграк булсаң да,

Үзең начар түгел син.

Кәҗә -ристан, дисәләр дә,

Син халыкка бик кирәк.

Мамыгыннан шәл бәйлибез.

Сөтен эчәбез теләп.

Җаныбызга сихәт өсти,

Эчсәк шул кәҗә сөтен.

Кәҗә сөтенең шифасы

Барлык сөтләрдән өстен.

Туның мамыклы, бик күркәм,

Кылычтай мөгезләрең.

Көрәшергә туры килсә,

Җиңәрсең үгезләрне.

Халыклар бәхетле яшәр

Быел Кәҗә елында.

Ризыклар мулдан булып

Тулып торыр табында.

Кәҗәләрдән аерылмыйча,

Дус-тату булып яшик.

Тормышның вак-төяк, юк-бар

Сынавына бирешмик.

Һаҗәр Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев