Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Каен җиләге

Каен җиләге тәме. Күңелемнән бер дә китми, Каен җиләге тәме. Җиләкләрдән иң тәмлесе, Каен җиләге - тәмле Хуш исләре, һич ялгансыз, Керә борынны ярып Үлән арасыннан иелеп, Аласың эзләп табып. Куясың да уч төбенә. Торасың бераз иснәп. Тәмле хуш ис,җиләк исе. Кабасың әзрәк- тешләп. Тел өстендәге җиләкне, Чәйнәмисең,йотмыйсың. Әкрен генә...

Каен җиләге тәме.

Күңелемнән бер дә китми,
Каен җиләге тәме.
Җиләкләрдән иң тәмлесе,
Каен җиләге - тәмле

Хуш исләре, һич ялгансыз,
Керә борынны ярып
Үлән арасыннан иелеп,
Аласың эзләп табып.

Куясың да уч төбенә.
Торасың бераз иснәп.
Тәмле хуш ис,җиләк исе.
Кабасың әзрәк- тешләп.

Тел өстендәге җиләкне,
Чәйнәмисең,йотмыйсың.
Әкрен генә суырасың.
Бик тиз генә сытмыйсың.

Шул чагында , ИХ, тоясың.
Каен җиләге тәмен.
Җиләк җыючылар белә,
Җиләкченең - ул хәлен.

Фәһим Хәбибуллин.

Кибәче - Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев