Күңелләрдә яши
Күршеләрнең капкасына карыйм, Аңа кызыл такта кагылган. Ә эченә ап-ак буяу белән Менә шундый сүзләр язылган: "Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши". Ул ветеран инде күптән вафат, Кызыл гына уңмаган. Йолдызы да һәрчак балкып тора, Матурлыгын һаман җуймаган: "Ветераннар безнең күңелләрдә яши". Гүзәл Габдраманова. Сатыш авылы
Күршеләрнең капкасына карыйм,
Аңа кызыл такта кагылган.
Ә эченә ап-ак буяу белән
Менә шундый сүзләр язылган:
"Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши".
Ул ветеран инде күптән вафат,
Кызыл гына уңмаган.
Йолдызы да һәрчак балкып тора,
Матурлыгын һаман җуймаган:
"Ветераннар безнең күңелләрдә яши".
Гүзәл Габдраманова.
Сатыш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев