Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Милли аһәң безнең тамырларда

Ай,әле бик еракта идек без" (Халык җырыннан) Бик ерактан, тарих авазыннан, Салмак кына аһәң агыла. Җаныбызны сыйпап, кочып үтә, Йөрәк кылларына кагыла. Йөрәк күзен ача әлеге моң, Шундый таныш һәм бик кадерле. Әллә шатлык, әллә хәсрәт-кайгы Телеп-телеп ала бәгырьне. Бик-бик якын - тәндә, җанда булган Һәр күзәнәк ачыла, уяна. Милләт...

Ай,әле бик еракта идек без"
(Халык җырыннан)

Бик ерактан, тарих авазыннан,
Салмак кына аһәң агыла.
Җаныбызны сыйпап, кочып үтә,
Йөрәк кылларына кагыла.

Йөрәк күзен ача әлеге моң,
Шундый таныш һәм бик кадерле.
Әллә шатлык, әллә хәсрәт-кайгы
Телеп-телеп ала бәгырьне.

Бик-бик якын - тәндә, җанда булган
Һәр күзәнәк ачыла, уяна.
Милләт кызы, и, син, татар кызы,
Үткәнне каргама, елама.

Безнең тарих, безнең язмыш бит ул,
Күз яшьләре белән түшәлгән.
Өстебезгә афәт яуганда да,
Өмет белән халкым яшәгән.

Адашулар калган чал тарихта,
Табыштык бит милләт кызлары!
Ак калфакның йолдыз сәйләннәре,
Тоташтырды безнең юлларны.

Җитмеш чакрым ерак ара мени,
Бер күрешү өчен килдек без.
Кояш булып балкыдык та күктә,
Йолдыз булып җирне үптек без.

Җитмеш чакрым ерак ара мени
Йөрәк шашып-шашып типкәндә.

Ак калфакның энҗе-сәйләннәре
Җаныбызга яшәү сипкәндә.
Килдек әле, үткәннәрне барлап,
Чәчебезгә калфак элдек тә.
Күбәләктәй очкан нәфис җанга,
Кунар урын тапмый йөрдек тә-

Килдек әле,күңел учакларын
Милләт ялкынына төрергә.
Үткән белән бүгенгене бәйләп,
Дуслык күперләре үрергә.

Килдек әле, саумы, и, туганым,
Саумы, горур татар кызлары!
Бердәм булып ел-гасырлар аша,
Ача алдык милләт йозагын.

Күңел йозаклары чәлпәрәмә килде,
Богауланган мирас таш ярды.
Яраларга шифа сулыш өреп,
Милли хәзинәне кайтарды.

Килдек әле, җыелыштык бүген,
И, Ходаем, шөкер, без исән!
Ата-бабаларның тамырыннан,
Милли аһәң безгә дә күчкән.

Килдек әле, ничек түзмәк кирәк,
Аралашмый, хәлләр белешми.
Якты тулы күзләрдән нур чәчеп,
Саумы, туган, диеп эндәшми!

Килдек әле, пар атларны бизәп,
Чиккән сөлгеләргә уралып.
Кулыгыздан гөлләр тама, диләр,
Каныбызда безнең осталык!

Күр син, әнә,озын толымнарны
Бүген дә бит бизи чулпылар.
Шыгыр-шыгыр читек-кәвешләрдә,
Әби-бабайларның рухы бар.

Сәйләннәр дә җырлый безнең кулда,
Вальс бии энә-җепләре.
Гореф-гадәт, гүзәл эшләр белән,
Языла бит тарих битләре.

И, ак калфак, бигрәк нурлы үзең,
Кояш кебек җылы сибәсең.
Татар сылуының йөзләренә,
Ханбикәләр төсе бирәсең.

"Ак калфак"ның ак калфаклы кызы,
Милләтемнең җанын саклыйсың.
Таң атканда төшкән саф чыклардай,
Татар телебезне яклыйсың.

"Ак калфак"ның ак калфаклы кызы,
Иман белән тулган күңелең.
Исбатладың безнең милләт өчен,
Җитмеш чакрым ара түгелен.

Килдек әле, тарих сандыгыннан,
Милли асыл төсләр эзләргә.
Шул төсләрне халкым йөрәгенә,
Шиңмәс чәчәк итеп чигәргә.

Гасыр ачкычларын тапшырырдай,
Замандашны килдек табарга.
Кояш кебек җанны җылытырга,
Яшеннәрдәй яшьнәп янарга
Килдек әле!!!
Саумы сез, туганнар!!!
Илмира Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев