Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Привет, бабай!

Шигъри дулкыннарда

Кунакка  кайтты оныгым,
Өч  яшьлек сабый бала.
Шәрран  ярып  сәлам бирде:
“Привет, бабай! Как дела?”

Аллага  шөкер, дидем дә,
Уйга  калдым  бу  көндә.
Улым өйрәнгән  сүзләрнең
Күбесе бүтән телдә.  

Әти-әниләр баш вата,
Бу  хәл  кем  аркасында?
Гаеплене тиз таптылар –
Балалар бакчасында.

Ашыкмыйк әле, балалар,
Уйлашыйк әле бергә.
Өегездә  сөйләшәсез
Кайсыгыз нинди  телдә?

Мин дә көтеп яшим әле
Тормышның  шундый мәлен.
Улым кайтып дәшәр кебек:
”Дәү әти, ничек хәлең?”

Ринат Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев