Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Райондашларыбыз иҗаты

Бабайлар сынамышы Декабрьнең уртасында Көн кыскарудан туктый. Кыш булмый бер елны да Агач сарысы чыкмый. Ай калыкса тулы булып, Көннәр суыта, димәк. Җыячакбыз җәйләр җитсә, Җиләкне чиләк-чиләк. Җил сызырса декабрьдә Котыра ачы буран. Киләсе җәйдә уңачак Сарымсак, кишер, суган. Күк йөзендә ай калыкса, Ятасы бераз чалкан. Җәй көне мул булыр...

Бабайлар сынамышы

Декабрьнең уртасында

Көн кыскарудан туктый.

Кыш булмый бер елны да

Агач сарысы чыкмый.

Ай калыкса тулы булып,

Көннәр суыта, димәк.

Җыячакбыз җәйләр җитсә,

Җиләкне чиләк-чиләк.

Җил сызырса декабрьдә

Котыра ачы буран.

Киләсе җәйдә уңачак

Сарымсак, кишер, суган.

Күк йөзендә ай калыкса,

Ятасы бераз чалкан.

Җәй көне мул булыр диләр

Кәбестә, кыяр, шалкан.

Чатнама суыклар булса

Гыйнвар бетәр-бетмәс,

Ул елны икмәк тә булыр

Бары тик җитәр-җитмәс.

Февральдә буран дуласа,

Мартта салкын бик каты,

Икмәкле җәйнең киләсен

Белгән бит авыл халкы.

Декабрьдә яңгыр яуса

Тукталмый көне буе.

Печәнле ел фаразланган

Һәм үлән булган куе.

Кайчан яңгыр, кайчан буран,

Кайчан кояшы көлә.

Бабайларның сынамышы

Бүген дә туры килә.

Данил Галләмов.

Кышкы этюд

Әллә нинди булды бу кыш,

Үткәне тоелмады.

Кайбер агачлардан хәтта

Яфрак та коелмады.

Бар табигать тун ябынып

Кышкы йокыга талган.

Агачларның ботагында

Карлар эленеп калган.

Көннәр озая башласа,

Җан керер бөреләргә.

Алар чәчәккә әйләнер

Уңышлы бөреләнсә.

Чәчәккә күмеп илемне

Хәерле җәйләр килсен.

Иген уңып басуларда,

Табын түренә менсен.

Мулдан булсын иген- икмәк,

Амбарлар тулып торсын.

Илебезне баетуда

Безнең өлеш зурдан булсын.

Фатих Фәтхрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X