Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Тукайча әкият

Шигъри дулкыннарда


Җирдән биек, күктән түбән нәкъ бер чама күләмдә,

Түбән Утар авылы тора Мишә буйлап үзәндә.

Ике якта ике урман, ерак түгел арасы,

Ике арада бу авыл чын табигать баласы.

Төшсәм инеш буйларына сулыш алулар җиңел,

Табигать гүзәллегеннән хошугланадыр күңел.

Суларында балык уйный, ярларында бакалар,

Бакылдашып-такылдашып, шәп сафсата саталар.

Каз-үрдәкләр кыңгылдашып аваз сала җиһанга,

Канат кагып сәлам бирә тирә-яктан узганга.

Аллы-гөлле чәчәкләре  – тугаенда тамаша!

Исләреннән исерәмен, карап күзләр камаша.

Сандугачы суза азан, кәккүк төшерә камәт,

Таллар иелә намазга, бу хозурлык әкәмәт!

Илһамга күмелә җаным, китәсе килә очып!

Авыл өстеннән әйләнеп, шушы дөньяны кочып!

Тырыш халкым тормыш куа, армый-талмый хезмәттә,

Һөнәрләрен саный калсаң – җитмештән артык хәтта.

Баһадирдай ир-егетләр итек баса, балта чаба,

Уңган-булган хатыннары ел саен бер бәби таба.

Шау-гөр килеп тора кышкы авыл урамнары,

Куыша-куыша тау шуалар ерык авыз оланнары.

Ачылмаган бөре кебек яшь кызлары – нурлы йөзләр,

Егетләрне хуштан ега кара, чия, зәңгәр күзләр!

Гөрли монда кызыл туйлар, өй туйлары, сабантуйлар,

Корбан гаетен олылап чалына кәҗәләр, куйлар.

Авылымда иман нуры, монда җәннәт, монда рәхәт!

И бер Раббым, бирә күрмә бу халкыма һичбер афәт!

Ялыктырмыйм тыңлаучымны, бу авыл аңа таныш,

Таныш булган кешегә күрергә булсын язмыш.

Алып киттем сезне, дуслар, имәнлек урманына:

Куян, төлке, шүрәлеләр, җен-шайтаннар янына.

Бик матур бер җәйге көндә, Марат атлы – мин егет,

Киттем урманга миллеккә кул-арбага җигелеп.

Җырлый-җырлый барып җиттем, яшь чагым, җүләр чагым,

Дөньям тигез, урман –диңгез, миңа ни кирәк тагын?

Чибәр кызлар уйларымда, эш кайный кулларымда,

Сандугачлар тезелеп сайрый кайтасы юлларымда.

Эх! Тиз арада эш тәмамлап арбаны куйгач җайлап,

Хәл алырга мин утырдым күләгә урын сайлап.

Җенле җиргә тап булганмын, йокы баскан үземне,

Сискәнеп уянып китеп, ачсам ике күземне,

Кояш баткан, ай калыккан, төнге урман куркыныч,

Күңелем нидер сизенә, йөрәгем түгел тыныч.

Шул мизелгелдә сикереп торып кайтып китим дигәндә

Күзем төште каршы юлда бер кабәхәт бирәнгә.

Агач төбе күк аяклар, тамырдай тырнаклары,

Себерке кебек тырпайган кулдагы бармаклары.

Шүрәле түгел бу, дуслар, шүрәлене күргән бар,

Ике күзе очкын чәчә, борыныннан бөрки пар!

Ул чәчләре саз мүге күк, йолкый-йолкый җыярлык,

Кап корсагы капчык кебек бишләп адәм сыярлык.

Әрекмәндәй колаклары, иләмсез зурдыр авыз,

Әллә башыма җитәргә яратылган бу явыз?

Коерыгын чыбыркы күк шартлата селтәп салып,

Авыз ачып тетрәп калдым атлавымнан тукталып.

Бу җеннәрчә гайрәт чәчә, калтырый урман эче,

Көч белән җиңәрлек түгел, бу нәрсәдә җен көче.

Бик куркыныч күренеш бу, әйтергә кирәк туры,

Төнлә түгел көндез күрсәң, киемең калмас коры.

Эх! Беткән баш беткән инде, яшь чагым җүләр чагым

Кайталмас бу егет диеп уйлый күрмәгез тагын.

Кара көчкә каршы атлап кыю караш ташладым,

Тиз арада хәйләм җайлап, көйгә китерә башладым.

“Күрәм син җеннәр “патшасы”, адәм аулап йөрүче,

Мин дә гади егет түгел, бу якларда дан димче.

Адәм бозу, адаштыру җен-шайтаннарның эше,

Тик килешмәс син “патшага” сәбәпсез аулау кеше.

Кыяфәтеңнән күрәмен, син әле ялгыз икән!

Өйләнеп баеп яшәргә вакыт җитмәде микән?

Ялгыз “патша” – ярлы “патша”, сөйләп бетерү кыен,

Ялгыз “патша” ярты “патша”, өйләнергә син җыен!

Тасма телләп тезеп киттем су кызы чибәрлеген,

Авыз ачып тыңлый убыр, аңламый җүләрлеген.

“Су кызының бирнәсе, дим, ярты су патшалыгы,

Сине зурлап баш иярләр ярты суның халыгы.

Урман буйлап койрык болгап адәм аулап йөрмәссең,

Чәйнәп биргәнне йотарсың, мәңге михнәт күрмәссең.

Өйләндерим су кызына, яшьлегең чәчәк атсын!

Як-тирә урмандагы бар шайтаннар шаккатсын!

Ни кылсаң да үз туеңда, инде каршы килмәмен,

Шайтан туйлары да күргәч, үлсәм дә үкенмәмен.

Явыз тирән уйга батты, ачкан авызын япты,

Сиздегезме, бу бәдбәхет минем хәйләгә капты?

Тик шулай да мин аңарга ашыктырып ым салам,

Аның башына ни килмәс – алып китәр, вәссәлам!

Озак уйлау адәмгә хас, ашыгу – шайтан фигыле,

Тиз арада бир җавабың – торма агач шикелле.

“Патша” бүленеп уеннан күтәрде җирдән күзен,

Ялварулы тавыш белән башлады миңа сүзен:

Димче егет, жәллә мине, ялгызлыктан мин үләм,

Өйләндерче су кызына, бар шартыңа да күнәм!

“Өйләнү “патшага” фарыз, ләкин булмас эш җиңел,

Риза булгач, үтә шартым : минем арбага җигел!

Тәртә арасына кереп шайтан башы иелде,

Күз ачып йомган арада минем кулдан җигелде.

Җайлап утырып арбага чыктым мин кайтыр юлга,

Чыптырам бу сорамәтне бер уңга да, бер сулга.

Шайтан ыргый, шайтан ярсый җигелмәгән айгыр күк,

Кара күбеккә батты бу сазга баткан маймыл күк.

Мин кәефле, җырлап кайтам яшь чагым, җүләр чагым,

Болай шайтан җигеп йөрү кайчан эләгер тагын.

Басу юлда тузгый тузан, әйтерсең кара буран,

Кабыргасын саный-саный җеннең чапанын сырам.

Авылдагы зур буага мин явызны куалыйм,

Хәйләмне көйләп бетереп тәмамларга чамалыйм.

Су тегермәне каршында мин дилбегәмне тарттым

Ярсыган урман айгырын көч-хәл белән туктаттым.

Дәрте купкан бу акылсыз калтырана, кашына,

Аягында көчкә тора, үзе һаман ашыга.

Егеткәем, әйтче тизрәк, кая күңелем йолдызы?

Кай тарафларда көтә соң мине чибәр су кызы?

“Кызма” – диям, җеннәр халкы суда батмый – беләсең,

Асыл кошың тирән суда көтә синең киләсен.

Бәхетең якын, ялгызлыктан чыгардыр бүген башың,

Су төбенә син төшәрсең, киеп тегермән ташын”.

Ахылдап күтәреп ташны убыр киде башына,

Аягында көчкә тора, үзе һаман ашыга.

Инде мин дә чын күңелдән аны юлга әзерлим,

Кочтырып тегермән ташын ике кулны нык бәйлим.

 

Бауның бер очы кулымда, шайтан яхшы кармакта,

 Теләсә дә, тидерәлмас миңа хәзер бармак та.

Чоңгыл турысын чамалап аны суга әйдәдем,

Бауның очын ярда үскән юан талга бәйләдем.

Соң аңлады алданганын, күрәдер шайтан башы!

Судан чыгарга һич бирми – авыр тегермән ташы!

Буа төбеннән болгана, күтәрелә ак күбек,

“Патша” яра чоңгыл ләмен сука тарткан ат кебек.

Шулай дуслар, җен-дошманны таш бәйләп суга салдым,

Болганчыклы суга карап үзем дә уйга калдым.

Сөйләсәм дим бу кыйссаны очраган адәмгә,

Авыл халкы, ай-һай, надан, ышанмас җен-фәләнгә.

Аннан битәр гайбәт китәр җенләнгән бу егет дип,

Хурлыгын кая куярсың, өйләнмәгән егет бит!

Шул ук төндә җилкәмә бер капчык асып,

Чыгып киттем чит җирләргә авылым белән саубуллашып.

Сер итеп кенә сөйләдем, чындыр, дускай, һәрбер сүзем,

Ышанмасаң җен бавыннан барып тартып кара үзең!

Марат Галимуллин.

Түбән Утар авылы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев