Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Тынычлыкта яшик!

Шигъри дулкыннарда

Килдем әле сез дусларга,
Бәйрәм белән  котларга.
Эчкерсез  саф  күңелем
Теләк белән тулганга.

Телим  сезгә теләкләрнең
Иң  матурын, изгесен,
Бәхетнең бары тик агын,
Борчуларның иң  азын.

Бәхет төшенчәсен һәркем
Аңлап  яши  үзенчә.
Мин  сезгә телим бәхетне
Чын   йөрәктән  үземчә.

Яшәгез сез, дускайларым,
Туар  таңга  сөенеп.
Йөрмәгез чиргә  бирешеп,
Юк-барларга   көенеп.

Яшәсәк  иде белеп
Тынычлыкның  кадерен.
Күрергә  язмасын  иде
Украина  мәхшәрен.

Исәнлектә, мул тормышта
Язсын  сезгә  яшәргә.
Тынычлыкта, татулыкта
Яшәүләргә ни җитә. 
Гөлфия  Галләмова

 

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев