Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

ВАКЫТ– ДӘВА ТҮГЕЛ...

Шигъри дулкыннарда

Вакыт – дәва,  диләр, дөрес түгел,

Истән чыкмый, хәтта  бер минут.

Йөрәк яралары әчетеп сыкрый

Җаным әрни, юк шул, дәва юк.

 

Өзгәләнә җаным, телгәләнә,

Башкаемда бары бер сорау:

Нигә язмыш, шулай кырыс  булдың?

Нигә кирәк булды бу сынау?

 

Вакыт– дәва,  диләр, дөрес  түгел,

Үрсәләнеп үтә көннәрем.

Тик көчәя генә якыныңны

Бер мизгелгә күрү теләгең.

 

Вакыт– дәва,  диләр, дөрес түгел,

Тик көннән-көн һаман авыррак.

Нинди көчләр табыйм икән,

                 Раббым?

Алга таба сынмый барырлык.

 

Вакыт– дәва, диләр, дөрес түгел,

Дәваларын табу өчен, күп көч кирәк.

Йөрәгеңә каршы барып, акыл белән

Яшәр өчен  бик зур көч  кирәк.

Резеда Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев