Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

14 июньдә Бөтендөнья донорлар көне билгеләп үтелә

Әлеге датага 2005 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе карары белән еллык чара рәсми статусы бирелә. 14 июньдә үз каннарын мохтаҗларга бүләк итүче изге җанлы кешеләргә дан җырлана.

  Бер донор тапшырган каннан плазма, тромбоцит, эритроцит һәм криопреципитат дигән дәвалау компонентларын аерырга мөмкин. Бер донор берьюлы берничә авыруга ярдәм итә ала. Танылган хирург Н. Бурденконың: “Кан салу тәэсирендә авыруның йөзе ничек үзгәрүен, аңа тормышның кире әйләнеп кайтуын һәм көченең ни дәрәҗәдә тернәкләнүен күрергә кирәк”, - дигән сүзләре күп нәрсә турында сөйли.

Медицина белгечләре кан бирер алдыннан түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәклеген искәртәләр: 
1. Кан бирәсе һәм аннан алдагы көнне майлы, кыздырылган, ысланган һәм ачы ризыклар ашарга ярамый. Шулай ук колбаса эшләнмәләреннән, ит, балык һәм сөт ризыкларыннан, йомырка, шоколад, чикләвек, авокадо, чөгендер, банан кебек ризыклардан да тыелып торырга киңәш ителә. 
2. Кайнатма белән чәй, сок, морс, компот, минераль су эчү, ипи, сохари, сушки, ярма ризыклары, суда майсыз пешкән макарон, яшелчә һәм югарыда телгә алынган җиләк-җимештән калганнарын куллану яхшы. 
3. Кан бирер алдыннан кимендә 48 сәгать алкоголь куллану тыела, ә кимендә 72 сәгать – аспирин һәм анальгетиклы дарулар куллану. 
4. Процедурага бер сәгать кала тәмәке тартудан да тыелырга кирәк. 
5. Кан югалтуны организм иртәнге сәгатьләрдә яхшырак кичерә. Көндезге 12.00 сәгатьтән соң бу процедура даими донорларга гына киңәш ителә. 
6. Канны төнге дежурлык һәм йокысыз төннән соң бирергә киңәш ителми. 
7. Имтиханнар, ярышлар алдыннан да кан бирү яхшыга түгел. 

 

Язманы әзерләгәндә  sarman-rt.ru сайты файдаланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев