Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

17 – 23 март – авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы караш атналыгы

Чараның максаты-авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау, иртә ачыклау һәм дәвалау, шулай ук бу авыруны китереп чыгаручы факторлар турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.

Авыз куышлыгының көндәлек гигиенасы тулаем организм өчен бик мөһим.

Авыз куышлыгының сәламәтлеген саклау өчен авыз куышлыгының гигиенасын сакларга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм дөрес тукланырга кирәк.

Теш щеткасы һәм паста ярдәмендә тешләрне көнгә кимендә 2 тапкыр чистартырга кирәк.

Теш щеткасы белән 2-3 айдан артык файдаланырга ярамый.

Уртача һәм йомшак катылык дәрәҗәсендәге щеткаларны куллану яхшырак. Каты щеткаларны тешләре һәм аңкаулары тулысынча сәламәт булган кешеләр генә куллана ала, чөнки дөрес чистартылмаган очракта щетка тукымаларны имгәтә ала.

Ашаганнан соң авызны су белән, ә иң яхшысы авыз куышлыгы өчен махсус сыеклык белән чайкарга мөмкин.

Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге.

https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев