Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

26 март- шәмәхә көн, ягъни эпилепсия белән авыручылар көне

Эпилепсия-хроник йогышлы булмаган баш мие авыруы, ул теләсә кайсы яшьтәге кешеләрдә күзәтелергә мөмкин.

Эпилепсия-дөньяда иң еш очрый торган неврологик авыруларның берсе. Аның белән  якынча 50 миллион кеше газап чигә.Шәмәхә төс бу көннең символы дип санала, чөнки ул баш миенең сере һәм күзгә күренмәс көче белән ассоциацияләнә.  Идея авторы-тугыз яшьлек Кессиди Меган. 2008 елда бу кыз Яңа Шотландиянең эпилепсия белән авыручылар Ассоциациясенә үзенең мөрәҗәгатен җибәрә, анда бәйрәм идеясен тәкъдим итә. Эпилепсия белән авырган кыз һәркемгә бу чир белән авырган кешеләр башкалар кебек үк дип әйтергә тели. Ассоциация Кессиди инициативасын хуплый, ә аннары аңа бөтен дөнья буенча эпилепсия белән авыручыларның башка ассоциацияләре дә кушыла.

 Шунысын да әйтергә кирәк, эпилепсия әле ул хөкем карары түгел. Эпилепсия өянәген булдырмый калып була, эпилепсия белән авыручыларның 70% ы, дөрес сайланган дәвалау ярдәмендә, өянәксез яши ала. Эпилепсиянең сәбәпләренең яртысын диярлек билгеле түгел, әмма кайбер факторлар бу авыруның үсешенә ярдәм итә. Бу-баш җәрәхәтләре, бала тудыру алдыннан яки перинаталь чорда баш миенә зыян килү, генетик аномалияләр һәм баш мие үсешенең кимчелекләре, инсульт, баш миенә (менингит, энцефалит һәм башкалар) зарарлы инфекцияләр, баш мие шешләре. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, эпилепсия очракларының дүрттән бер өлешен кисәтеп була. Профилактика чаралары булып баш җәрәхәтләрен кисәтү, сыйфатлы перинаталь ярдәм, температураны төшерүче чаралар куллану, кан басымын күтәрүне, шикәр диабетын һәм симерүне контрольдә тоту, шулай ук тәмәке тартудан һәм артык алкоголь кулланудан баш тарту тора.

фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев