Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Бөер синдромлы геморрагик бизгәктән сак булыйк!

Саулыгың – байлыгың

 Тычкан бизгәген хантавируслар төркеменә кергән вирус китереп чыгара. Безнең җирлектә бөер синдромлы геморрагик бизгәктән (ГЛПС) авыруын җирән кыр тычканнары тарата. Алар 10 сантиметрга кадәр озынлыкта, кыска койрыклы, сыртларында җирән сызыгы бар. Яшәү урыннары – катнаш һәм яфраклы урманнар, әрәмәлекләр.  Алар азык запасына карап яшәү урыннарын үзгәртергә мөмкиннәр: салам һәм печән эскертләрендә, басуларда, дача йортларында күпләп очратырга мөмкин.

Инфекция тапшыруның төп механизмы – аэроген, тапшыруның төп юллары – һава, тузан, ризык, су һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә керү. Кимерүчеләр үзләренең бүлендекләре аркылы күпләп вирус бүлеп чыгаралар һәм азыкны, суны, туфрак, җиләк-жимеш, гөмбә, фураж, салам һәм печәнне, коелган яфракларны, утынны һәм башка әйберләрне пычраталар. Вируслар әйләнә-тирәлектә, бигрәк тә салкынча вакытта, кояш төшми торган урыннарда бик яхшы саклана.

Кеше эпидемиологик куркыныч тудырмый, вирус авыру кешедән сәламәт  кешегә күчми. Тычкан биз­гәге йоктырганнан соң инкубацион чор 4 тән 49 көнгә кадәр дәвам итә (уртача 2-3 атна).   Авыручыларның 70-90процентын 16 яшьтән 50 яшь­кә кадәрле ир-атлар тәшкил итә,  күбесенчә сәнәгать предприятиеләре эшчеләре, машина йөртүчеләр, трак­торчылар, авыл хуҗалыгы хез­мәткәрләре. Авыру очраклары балаларда (3-5процент), хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә  сирәгрәк теркәлә.

Быелның ярты еллыгына районда геморрагик бизгәкнең 3 очрагы теркәлде.  ГЛПС җәй-көз айларында урман эшкәрткәндә, агач әзерләгәндә, урманда ял иткәндә, гөмбә җыйганда, йорт янындагы кишәрлекләрдә эшләгәндә йогучан, ә кышкы-көзге айларда күбесенчә печән-салам белән эш иткәндә йога. Авыруларның экологик үсеше кимерүчеләр үрчү өчен уңайлы елларга, аларның саны артуга китерә торган елларга туры килә.

Авыру тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелүдән кискен башлана, баш һәм мускуллар бик нык авырта. Авыруның йөзе, муены, гәүдәнең өске яртысы кызарып тора. Башлангыч чорда ГЛПСны еш кына грипп дип кабул итәләр. Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, 5-6 көн шул дәрәҗәдә тора, аннары төшә, 2-3 көн нормада була, кабат яңадан күтәрелә. Кайбер очракларда күзләрдә коньюктивит билгеләре булырга мөмкин, күз алмалары кызара.

Клиник күренешләрнең җит­ди­леген исәпкә алып, ГЛПС авыруларын дәвалау хастаханә шартларында башкарылырга тиеш. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ГЛПС авыруын булдырмас өчен  түбәндәге профилактик чаралар  күрү мөһим. Аны кисәтү йөзеннән халык яшәгән һәм эшләгән урыннарның санитария торышын яхшырту, калдыкларны саклау урыннарын, терлекчелек биналарын, ихаталарны, азык әзерләү һәм саклау урыннарын тәртиптә тоту сорала. Эчә торган суны һәм ризыкларны зарарланудан сакларга һәм эш урыннарына кимерүчеләрнең керүенә юл куймаска кирәк. Көзге-кышкы айларда, аеруча авыл җирендә печән-салам белән эшләгәндә ГЛПС авыруын йоктыру ихтималы зур. Шуңа печән-салам белән эшләгәндә авыз-борынны 4 катлы марля яисә чүпрәк белән капларга, кулларга эш бияләйләре кияргә кирәк, эш беткәч кулларны, бияләй һәм бәйләвечләрне юу мөһим. Кимерелгән азык-төлекне куллану катгый тыела. Эчү өчен кайнаган су кулланырга, азык-төлек продуктларын тыгыз ябык савытларда сакларга кирәк.  Яшелчә, җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне куллану алдыннан яхшылап юу мөһим.  ГЛПС йоктыруны кисәтү өчен дача, бакча, шәхси корылма  биләмәләрендә кимерүчеләрне юк итәргә киңәш ителә.

Илназ Фәсхетдинов,

Санитария-эпидемиология бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев