Саба таңнары

Сабинский район

18+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Бу якшәмбедән башлап берничә көн көчле магнит давыллары көтелә

Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз

5, 6 һәм 11 майда  кешеләр өчен иң авыр көннәр булачак.

Табиблар әйтүенчә, магнит давыллары кан тамырлары һәм нервларның тонусына тәэсир итә. Шул сәбәпле, баш һәм буыннар авырулары, йөрәк белән проблемалар барлыкка килә. Тикшеренүчеләр әйтүенчә, магнит бураннары шулай ук техниканың эшчәнлегенә начар тәэсир итәргә ихтимал.

Табигать көченә каршы сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану белән генә көрәшергә мөмкин, ди табиблар.

Үзегезне начар хис итсәгез, нәрсә эшләргә?  

  • Контраст душ керергә, әгәр андый мөмкинлек юк икән, тәнне салкынча суга манчылган сөлге белән ышкырга кирәк. Бу кан тамырларын ныгыта.
  • Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкедән тыелып торыгыз.
  • Дөрес тукланыгыз. Ризыкның калориясенә игътибар итегез. Магнит давылы көнне еш, әмма аз ашарга кирәк. Ит, терлек майлары һәм углеводлы ризыклардан баш тартыгыз.
  • Хроник йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулы кешеләргә аеруча табиб киңәшләрен төгәл үтәргә һәм даруларны вакытында эчәргә кирәк.
  • Хисчән, кәефе еш үзгәреп торучыларга тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчәргә киңәш ителә.

Язманы әзерләгәндә файдаланылган  Чыганак  

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев