Гөлҗимеш- дистәләгән чиргә дәва
Гөлҗимешнең җимешләре, тамырлары һәм хәтта үсемлек чәчәкләре дә төрле дәвалау үзлегенә ия.
Гөлҗимеш витаминнар һәм файдалы микроэлементларга бай. Анда С витамины кара карлыганнан күбрәк, В төркеме һәм Е, К, А, РР витаминнары бар.
Гөлҗимешнең йөрәккә файдасы зур. Ул холестеринны төшерә, кан тамырларын чистарта, атеросклерозны кисәтә, инфаркттан саклый. Гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта. Гөлҗимештә каротин һәм К витамины бар, ул канның оючанлыгын яхшырта. Р витамины кан тамырларын ныгыта, В төркеме витаминнары кан әйләнешенә уңай йогынты ясый.
Гөлҗимеш кан басымын җайга сала. Ничек әзерләүгә карап, кан басымын төшерә яки күтәрә ала. Кан басымы түбән булганда спиртлы төнәтмә кулланырга кирәк. Суда әзерләнгәне гипертониядән булыша.
Гөлҗимеш төнәтмәсен һәрчак яңаны ясарга кирәк, 12 сәгатьтән файдалы үзлекләре кими. Кайнатырга ярамый, 100 оСта витаминнары югала. Аны чәй кебек пешерәләр яисә сулы савыт өстендә кайнаталар, термоста төнәтәләр.
Гөлҗимеш чәен ашарга 30 минут кала берәр стакан эчәргә ярый, тәүлеклек норма 1 литрдан артмаска тиеш. Чөнки гөлҗимештә аскорбин кислотасы күп, ул организмга кирәгеннән артык керү дә зыянлы.
ГӨЛҖИМЕШ ЧӘЕ
2 аш кашыгы вакланган гөлҗимешне 0,5 л кайнар суга салып, 10 минут пешерергә. Мондый чәйне чәйнектә дә, термоста да әзерләргә була.
( Халык медицинасы чараларын кулланганчы, табиб белән киңәшләшү зарур. )
Чыганак: https://vk.com/wall-61638642_2837
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев