Горчичник кую сәламәтлеккә зыян китерәме? | ТАБИБ КИҢӘШЕ
“Хәзерге медицина барлык чирләрдән дару төймәләре белән дәвалауга өстенлек бирә. Ә безнең әниләр, салкын тидерсәк, банка сала, горчичник куя иде. Йөткергәли, борыннары тыгыла башласа, үзем дә балаларга горчица салынган оекбаш кидерәм. Файдасы тия. Нишләп табиблар аннан баш тарта икән?”
Банкаларны борынгы заманнарда ук салганнар. Аларның 60 илдә кулланылганы билгеле. Ә ХХ гасырда табиб Иван Павлов кеше тәненең рефлексларын өйрәнгән. Ул шуны ачыклаган: тирене җылытканда һәм тартканда, аның рецепторлары ярсына, ә рефлекс кан йөрешен яхшырта. Шулай итеп, организмга салкын тиюгә каршы көрәшергә һәм сәламәтләнергә этәргеч бирелә. Банкалар нәкъ менә шушы вазифаны башкара да инде: организмның эчке көчләрен эшләтеп җибәрә.
Горчичникларның тәэсир итү механизмы да шуңа охшаш: рецепторларны җылытып һәм ярсытып, шундый ук процессларны уяталар. Горчица белән дәвалауның башка ысуллары: аякларны горчицалы кайнар суга тыгу, йон оекбаш эченә әлеге порошокны салып, киеп йоклау да – шул исәптән. Аяк табанында рецепторлар күп, алар кузгатып җибәрә торган рефлекс зур роль уйный. Шуңа да аяк юешләнсә һәм туңса, чирли башлыйбыз бит инде. Нигә баш тартабыз, дигәндә, дару төймәсен эчү җайлы бит. Ә тегеләрен эшләү вакытны да ала, кыенрак та. Әмма табигый дәвалау ысулларының зыяны даруныкына караганда кимрәк.
Хәер, медицина фәннәре кандидаты, табиб-отоларинголог Владимир Зайцев та бу ысулларны бөтенләй үк кире какмый. “Банкаларны да, горчичникларны да кулланырга мөмкин, тик чирли башлагач ук, беренче-икенче көннәрдә, какырык чыкмаган вакытта, – ди ул. – Горчичниктан ис таралуын да онытмаска кирәк. Аркага куйганда, ярый әле. Ә менә күкрәккә куелса, аллергик риниты булган, төрле исләргә сизгер кешеләрдә аллергия башлану куркынычы бар”.
Горчичник кую тәртибе
Медицина фәннәре докторы, профессор Лев Хахалин горчичникны башта тикшереп карарга киңәш итә. Чөнки аның аптечкада күпме ятканын кайчак үзебез дә белмибез. Тикшерү бик гади: пачкадан берсен алып, өстенә бер-ике тамчы кайнар су тамызасың. Үзенчәлекле кискен ис чыкса, димәк, искермәгән.
Горчичникны җәрәхәтсез, сыткыларсыз коры тирегә генә куялар, өстен клеенка яки полиэтилен белән каплыйлар. Авыру кешегә җиңел юрган ябалар. Тәндә горчичникны 5 – 20 минут тотарга мөмкин (балаларда азрак, өлкәннәрдә озаграк). Кайчан алырга икәнен тиренең төсенә карап белеп була: алсу төстә булса, әле алырга иртәрәк, кызарса, димәк, вакыт җиткән.
Алганнан соң, кызарган урыннарны җылы су белән тиз генә сөртеп алырга куша профессор Хахалин, чөнки тирегә горчица ягылып калырга һәм пешерергә мөмкин. Аннары инде сак кына корытырга, вазелин яисә балалар кремы сыларга, авыруга җылы кием кидерергә. Бу процедурадан соң кимендә ике сәгать ятып торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев