Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Яңа штамм куркынычмы?

Белгечләрнең, көзгә таба ковид белән авыручылар саны янә артачак, дигән фаразы чынга аша башлады инде.

Сәламәтлегебез өчен шактый катлаулы чорга аяк басабыз. Көз көне баш калкыта торган вируслы авырулар, грипп рәтенә соңгы ике елда «коронавирус» дигән зәхмәт тә өстәлде.

Белгечләрнең, көзгә таба ковид белән авыручылар саны янә артачак, дигән фаразы чынга аша башлады инде. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә Татарстанда коронавирус йоктыруның 138 яңа очрагы ачыкланган. Белгечләр вирусның «кентавр» дигән яңа төре аеруча мәкерле булуы турында кисәтә. Бу, дөрестән дә, шулаймы? Коронавирусның яңа дулкыныннан нәрсә көтәргә? Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы, гастроэнтеролог Рөстәм Насретдинов әлеге сорауларга ачыклык кертте.

* Соңгы арада коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Әмма соңгы ике елдагы вазгыять белән чагыштырганда, хәзер ул җиңелрәк формада уза. Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән балалар санының артуы күзәтелә. Әти-әниләр бик игътибарлы. Авыруның беренче билгеләре күзәтелүгә үк, «ашыгыч ярдәм» чакыра алар.

* Хәзер коронавирус башка төр вируслы инфекцияләрдән аерылмый. Бүген ул еш кына гадәти салкын тию кебек кенә уза. Коронавирусны бернинди билгеләрсез генә уздыручылар да шактый. Элегрәк аның төп билгесе саналган ис-тәм сизми башлаулар да хәзер күзәтелми диярлек. Шуңа күрә үзендә вируслы инфекция билгеләре сизгән кеше чынлыкта коронавирус белән авырырга мөмкин. Дару эчкәч тә төшми торган югары температура, баш авырту, көчле ютәл, аппетит югалу, хәлсезлек кебек билгеләр күзәтелсә, коронавирус түгелме икән дип шикләнергә җирлек бар.

*  Коронавирустан соң авырып терелгән кешедә еш кына йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, неврологиягә бәйле өзлегүләр күзәтелә. Әмма хәзер алар җиңелчәрәк уза. Дөрес, коронавирусның хәзерге яңа төре җитди өзлегүләргә дә китерергә мөмкин. Авырып терелгән кешедән хәтта менингит ук була ала. Әмма тулаем алганда, ковидның хәзерге төрен бик куркыныч дип санамыйм. Ник дигәндә, беренчедән, күбебез бу чир белән бер генә түгел, берничә кат авырып терелде инде. Коронавируска каршы вакцина ясатучылар да шактый. Иммунитет бар. Шуңа күрә хәзер чирне һәм ковидтан соңгы чорны күпкә җиңелрәк уздырабыз да инде.

* Коронавирус белән авыручылар саны ел саен артачак. Моңа ияләшергә туры килер. Бу шартларда фәкать иммунитетны ныгыту ягын гына кайгыртырга кирәк. Алар арасында иң нәтиҗәле ысул – ковидка каршы вакцина һәм ревакцинация ясату.

* Йөрәк-кан тамырлары, үпкә, калкансыман биз хроник авырулары булган, яман шеш диагнозы куелган, яше 65тән узган кешеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

* Коронавирусның яңа төрен нинди билгеләр буенча чамаларга мөмкин? Андый чакта, беренчедән, кешенең берөзлексез тыны кысыла. Температура дару эчкәч тә төшми. Аппетит югала, кайчак кеше хәтта су да эчә алмый. Тәнне көзән җыерырга да мөмкин. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

* Әйткәнемчә, соңгы арада балалар арасында да коронавирус белән авыручылар саны артты. Әмма хәзер алар да аны гадәти ОРВИ кебек уздыра. Әгәр баланың аппетиты югалса, тәнен көзән җыерса, температурасы төшмәсә, табибка күренергә кирәк.

* Коронавирусны кисәтү өчен, иң беренче чиратта ковидка каршы вакцина яки ревакцинация ясатырга кирәк. Авырган кешеләрдән дә ерак торырга киңәш ителә. Әгәр кеше бик нык ютәлли, борынына томау төшкән, температурасы югары, күзләре кызарган икән, бу кеше белән күрешми, аралашмый торуың хәерле. Кеше күп йөри торган җәмәгать урыннарында азрак булу, кеше арасында йөргәндә битлек кию мәслихәт. Битлекне еш алыштыру зарур. Көзге чорда һава торышына карап киенү, үтәли җил искән җирләрдән ерак тору, туңудан саклану да хәерле.

Ватаным Татарстан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев