Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Омега-3не ничек дөрес кулланырга?

Соңгы арада халык омега-3 майлы кислотасын эчү белән мавыга. Аны ел әйләнәсе диярлек кулланучылар да бар. Бик күп кенә чирләрне кисәтүе, иммунитетны ныгытуы белән игътибарга лаек ул. Омега-3 организмга тагын нинди файда китерә? Аны чамасыз куллану зарарлымы? Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина шул сорауларга ачыклык кертте.

Нидән гыйбарәт? Омега 3 – кешегә кирәкле файдалы матдәләрнең берсе. Ул безнең организмга көн дә кереп торырга тиеш. Омега-3 балык һәм диңгез ризыкларында, гәрчич, брокколи, үсемлек һәм җитен мае, әстерхан чикләвеге, кузаклылар составында да бар. Әмма ризык аша ул организмны тулысынча баетып бетерә алмый. Шуңа күрә аны дару рәвешендә эчү хәерлерәк.

Нәрсәсе белән файдалы? Омега-3 кислотасы организмдагы ялкынсынуны киметә, кан басымын төшерә, стресстан коткара. Моннан тыш йокыны, кан әйләнешен, хәтерне яхшыртуы белән дә игътибарга лаек ул. Омега-3 күзләргә дә файдалы. Аны даими рәвештә кулланган хатын-кызлар күрем вакытын да җиңелрәк уздыра. Омега-3 кислотасының сөякләрне ныгытуы, бала тапканнан соң күзәтелгән күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итүе дә фәнни яктан расланган.

Кемнәргә җитми? Балык, диңгез ризыклары яратмаган кешедә еш кына омега-3 кислотасына кытлык күзәтелә. Организмга әлеге матдә җитмәгәндә кешенең кәефе тиз үзгәрә, тән тиресе корый, буыннары сызлый, хәлсезлек борчый, иммунитеты какшый.

Псориаздан да коткара диюләре дөресме? Әлеге тире авыруын тулысынча бетерә алмаса да, омега-3 псориаздан интеккән кешенең хәлен җиңеләйтә. Испания галимнәре моны фәнни яктан дәлилләгән. Гомумән, омега-3 тән тиресе өчен бик файдалы. Ул аны вакытыннан алда картаюдан саклый.

Көнлек нормасы. Омега-3 кислотасын тәүлегенә күпме эчәргә кирәклеген ачыклау өчен, иң элек кан анализы тапшырырга кирәк. Аның нигезендә табиб организмда Омега-3 кислотасына кытлык бармы-юкмы икәнлеген ачыклап, әлеге препаратның көнлек дозасын билгели, рационыгызга төзәтмәләр кертәчәк. Йөкле яки менопауза чорына аяк баскан гүзәл затлар өчен каралган тәүлек доза да аерыла. Омега-3 кислотасының балага кирәкле тәүлек дозасын да педиатр билгеләргә тиеш. Сүз уңаеннан, йөкле хатын-кыз омега-3 эчсә, ул карындагы балага да файда китерәчәк. Баланың баш мие, йөрәк, күз, нерв системасы формалашкан чорда ул аеруча кирәк.

Чамасын белмәү нәрсәсе белән куркыныч? Омега-3 кислотасын белер-белмәс эчкән, нормасын арттырып кулланган кешенең каны сыеклана, тән температурасы күтәрелә, организмда ялкынсыну башлана.

Кемнәргә куллану тыела? Ашказаны-эчәк авыруларыннан интеккән, бавыры белән проблемалары булган, тәнен көзән җыерган кешеләргә омега-3 эчү тыела.

Омега-3 кислотасын ничек эчәргә?

(Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы куйган якынча нормалар)

Балалар Өлкәннәр
Яшь аралыгы Норма, мг Яшь аралыгы Норма, мг
12 айга кадәр 500 Ир-атлар:
1–3 яшь 700 18–60 яшь 1000–1600
4–8 яшь 900 60 яшьтән өлкәнрәк 1500–2000
9–13 яшь 1000–1200 Хатын-кыз:
14–18 яшь 1300–1600 18–60 яшь 800–1200
    йөклелек чорында 1000–1400
    бала имезгәндә 2000–2500
    спортчылар, авыр физик эш башкаручылар 2500

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X