Ризык белән агуланганда беренче ярдәм
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл
Яңа елны хуҗабикәләребез табынга күптөрле ризык әзерләп каршы ала. Бәйрәм өстәлләрен әллә ничә төрле салат, каз, үрдәк, бутербродлар, тагыни әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән тәгамнәр бизи. Боларны бер төн эчендә ашап бетерү, билгеле, мөмкин түгел. Ризыклар гадәттә, суыткычка куела, өй алдына чыгарыла, аннары ике-өч көн ашала. Шуның кадәр ризыкны чыгарып ташлап булмый ич инде. Шулай итеп, хуҗа кеше үзенең генә түгел, кунакларының да сәламәтлеген куркыныч астына куя. Әгәр ризык белән агулана калса, авыруга нинди ярдәм күрсәтергә?
– Күз алды караңгылану, температура күтәрелү, баш авырту, косу, эч китү… Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табиб чакырту хәерле.
– Табибны көткән арада, ашказанын юдырып, организмга эләккән агулы ризык калдыкларыннан арынырга кирәк. Моның өчен 5–6 стакан тозлы су эчеп, косу зарур.
– Ризык белән агуланганда мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Ашарга ярамый. Хәлегез уңайланган очракта да суда пешкән дөге, солы боткасы кебек җиңелчә ризык кына ашап куярга киңәш ителә.
– Табиб килгәнче авыртуны баса торган дару эчү дә тыела! Беренчедән, әлеге төр дарулар агуланганда ярдәм итми. Икенчедән, алар табибка дөрес диагноз куярга да комачау итәчәк. Хәле бик авыр булган кешегә исә активлаштырылган күмер эчеп куярга киңәш ителә.
Матбугат битләреннән әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев