Һәлакәткә анализ ясалды
Комиссия утырышы
Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә Саба муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда агымдагы елның 22 мартында Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 115 километр +680 метрында булган транспорт һәлакәтенә анализ ясалды. Дәүләт автоинспекциясенең Саба районы бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов чыгышыннан күренгәнчә, “ВАЗ-21150”дә Шәмәрдән ягыннан торак пунктны урап узучы юл юнәлешенә таба баручы Д.Р.Ибраһимов беренче булып хәрәкәт итү хокукына ия машинага юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Нәтиҗәдә “ВАЗ-21150”не йөртүче 2003 елгы егет алган тән җәрәхәтләреннән Саба үзәк хастаханәсендә үлә.
Һәлакәт көннең якты вакытында төбәк әһәмиятендәге юлда, хәрәкәт көйләнелми торган чатта килеп чыга. Йөрү өлешенә өзек-өзек горизонталь юл тамгасы сызылган, асфальтта тишек-тошыклар күренми. Шул ук урында агымдагы елның 19 мартында да юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. “Форд-Фокус” автомобилен йөртүче 1982 елгы Ш. чатны узганда төп юлдан баручы чит ил машинасына юл бирми. Бәрелешү авариягә гаепле йөртүченең һәм аның 1994 елгы пассажирының авыр хәлдә Арча үзәк хастаханәсенә озатылуы белән төгәлләнә. Әлеге участокка хәрәкәтне автомат рәвештә теркәүче күчмә комплекслар куелмый. Якын стационар комплекс 320 метр ераклыкта урнаштырыла.
2024 елда әлеге юлны баланста тотучы “ГлавТатДорСтрой” дәүләт казна учреждениесенә чатка светофор объекты урнаштыру турында информацион хат җибәрелгән.
Комиссия материалларыннан күренгәнчә, 22 мартта булган һәлакәттә гаеплелеккә ахыргы нокта тикшерү чаралары үткәрелгәннән соң куелачак. Утырышта Шәмәрдәнне урап узу чатына светофор комплексы урнаштыру буенча “ГлавТатДорСтрой”га мөрәҗәгать җибәрү турында карар чыгарылды. Баш автоинспектор Марат Гаязовка административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге аша чатка авторадар комплексы кую мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев