Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

СЫЕРЛАР ӨЧЕН БИРЕЛДЕ, ЧИРАТ – КӘҖӘЛӘРГӘ

Сатыш авыл җирлегеннән шалтыратып, савым сыерларына быел өстәмә субсидия биреләчәкме-юкмы икәнлеген ачыклауны сораганнар иде. Мөрәҗәгать итүченең соравыннан күренгәнчә, халык арасында март аенда сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга хөкүмәт ярдәменең сөт бәяләре төшү сәбәпле күрсәтелүе турында сүз таралган булган. Шунлыктан кайберәүләр ел да бирелеп килүче субсидияне дә көтә икән.

  Район авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсеннән аңлатуларынча,  сыер  асраучыларга  субсидия елга ике тапкыр  бирелми. Сыер  хуҗалары    сөтлебикәләр өчен (2585 башка) субсидияне март аенда ук алган. Аларга барысы 7  миллион 524 мең сум акча бирелгән. Хәзерге  вакытта кәҗә хуҗаларына да  бу  малларны асрауга тотылган чыгымнарны өлешчә каплау өчен субсидия түләнә. Акча аларның исәп-хисап счетына күчә. Районда  781 савым  кәҗәсе  исәпләнә, шуларга 500әр сум (быел 1 мең сум түгел)  исәбеннән   барысы 390,5  мең  сум субсидия  каралган. Ат  асраучыларның  да исәп-хисап  счетларына субсидия  күчә.  Районда  өч яшьтән зуррак  бияләргә азык сатып алучыларга шуның бәясенең 70 проценты   күләмендә (әмма 3 мең сумнан артмый) түләнә.
  Хөрмәтле газета  укучыларыбыз! Үзегезне борчыган һәм кызыксындырган сорауларыгыз булса, редакциягә  2-30-58, 2-38-58 телефоннарына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Без аларны “Сорау – җавап” рубрикасында урнаштырып барырга тырышачакбыз.  

 

Фото: www.pixabay.com | klimkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев