Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

2018 елгы Дөнья чемпионатында Казанда Җанатарлар фестивале паркы 25 мең кеше сыйдырачак

Җанатарлар фестивале футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче матчын үткәрү көнендә ачылачак.

Татарстан башкаласында “Казан” Гаилә үзәгендә футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында Җанатарлар фестивален үткәрү өчен мәйданчык төзелә. Биредә берьюлы 25 мең кеше була ала. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

Заседание Республиканского организационного комитета "Россия 2018"

“Бу уратып алынган территория булачак. Берьюлы 25 кешене сыйдырачак. Чемпионат үткәрелү вакытында бу мәйданчыкта 1 млн чамасы кеше булыр дип көтәбез. Анда берничә зона булачак. Төп зона – матчлар карау өчен булачак. Бу территориядә футбол буенча Дөнья чемпионатының барлык матчлары күрсәтеләчәк. Шулай ук төрле күңел ачу чаралары, туклану зонасы булачак”, - дип сөйләде спикер.

Фото: Ильнар Тухбатов, tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев