Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары буллит бәрүләрдә «Амур» командасыннан өстен чыкты һәм җиңде

«Ак Барс» киләсе уенын Кытайда үткәрәчәк.

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәрендә «Амур» командасын буллит бәрү сериясендә 2:3 исәбе белән җиңде.

Беренче период. Дүртенче минутта «Амур» уенчысы Игорь Руденков гол кертте (1:0). Унөченче минутта Михаил Глухов исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче периодның беренче минутында Джастин Азеведо кертелгән алкасы белән «Ак Барс»ны алга чыгарды (1:2). Әлеге голдан соң «Амур» командасының капкачысы алмашынды: Марек Лангхамер урынына Евгений Аликин чыкты. Ундүртенче минутта, «Амур» азчылыкта уйнаса да, команда капитаны Михал Йордан алка кертте (2:2).

Тигез исәп белән тәмамаланган өч периодтан соң овертайм башланды, анда да тигез исәп сакланды. Буллит бәрү сериясендә өстенлекне «Ак Барс» командасы алды. Өстәмә бәрүләрдә «Амур»дан бер уенчы да алка кертә алмады, «Ак Барс»тан Джастин Азеведо һәм Дмитрий Воронков бу эшне уңышлы башкардылар.

Командалар составы:

«Амур»:

Лангхамер (Аликин);

Фәйзуллин — Рассказов — Г. Зогорна, Йордан — Витасек;

Руденков — Голубев — Лазарев, Васильев — Корягин;

Вл. Ушенин — Вяч. Ушенин — Горшков, Турбин — Камалов;

Кацуба — Кузнецов — Язьков, Александров.

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Викстранд;

Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников

Галиев — Глухов — Фрэттин, Яруллин — Журавлёв;

Воронков — Галузин — Ли (Кара), Аверин.

«Ак Барс»ның бүгенге көндәшләренең составында Казан командасына таныш хоккейчылар бар иде. Михал Йордан, Никита Язьков һәм Денис Голубев — «Ак Барс» өчен уйнаган хоккейчылар. Данил Фәйзуллин беренче профессиональ адымнарын Казанда ясаган. Ә «Ак Барс» составында 2015-2018 елларда «Амур» өчен уйнаган Олег Ли бар иде.

Киләсе уенны «Ак Барс» Кытайда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасы белән көч сынашачак. Матч 16 гыйнвар көнне 14:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев