Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Бассейнда – йөзү ярышы

Узган шимбәдә Саба бассейнында районыбызның оешма-предприятиеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Анда барлыгы 36 команда катнашты (5 кешелек командада 1 җитәкче, 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз). Ярыш программасына кертелгән эстафетада һәр катнашучы 50 метр араны йөзеп узарга тиеш иде. Киеренке ярышта уен нәтиҗәләре буенча "Сабагаз"лыларга тиңнәр табылмады, 2 урынга -Саба муниципаль районы башкарма комитеты командасы лаек булса, 3нче урынга "Линда" сәүдә үзәге командасы чыкты. Җиңүчеләрне Саба муниципаль районы Советы башлыгы Р.Миннеханов тәбрикләрде, призлы урын алучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Шулай ук район мәгариф бүлеге, "ТР Саба районындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге, теркәү палатасы, район үзәк хастаханәсе, район суды, Саба районара почтамт һәм "ВАМИН Саба" филиалы командалары да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.


.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт