Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Җиңү җаваплылыгы

Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Саба спорт комп­лексында милли көрәш буенча район команда чемпионаты үткәрелде.

Сайлап алу ярышларында авыл һәм шәһәр җирлекләреннән килгән 18 команда арасыннан 22-23 февральдә "Ватаным Татарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узачак милли көрәш турнирында катнашырга лаеклылар ачыкланды. Соңгы елларда районыбыз спортчылары келәмгә еш чыга. Кайчак батырлар бер ай эчендә үзгәрә. Әгәр рес­публика ярышларында район данын якларга лаеклыларны былтыр ноябрь аенда "Саба таңнары" газетасы призына һәм Наил Хәмидуллин истәлегенә багышлап үткәрелгән татарча көрәш турнирларында җиңүчеләр арасыннан сайлап алсак, аерым үлчәү категорияләрендә бүтән фамилияләр буласы икән. Әйтик, ноябрьдә 70 килограммга кадәрге авырлыкта Тимершыктан Ленар Биктимеров батыр калса, бу юлы ул 3нче урын белән генә канәгатьләнде. Гыйнвар бәйгесендә Олы Шыңардан Рөстәм Шәйхетдиновның аңардан көчлерәк икәнлеге күренде. Ә менә аның игезәге Ленур иң җиңел үлчәүдә (60 кг.) беркемгә дә бил бирмәде. Биктимеровлар быел көрәшкә өчәү килгәннәр иде. Әтиләре Шаһинур ветераннар арасында 80 килога кадәрге үлчәүдә 2нче урынны алды. Бар икән әле районда гаиләләре белән келәмгә чыгарлык ир-егетләр. Әйтик, Иштуган авыл җирлеге башлыгы Ренат Галиәхмәтов чемпионатка команда туплаганда Әхмәдуллиннарга исәп тотып ялгышмаган. Зөлфәт Әхмәдуллин, район ярышында беренче тапкыр катнашты һәм иң авыр үлчәүдә (130 кг.) батыр калды. Туганы Нурислам Әхмәдуллин ветераннар арасында - 80нән югары үлчәүдә, аның улы Фәнзил 85 килограммга кадәрге категориядә 2нче урынны алдылар. Җирлек башлыгы Р.Галиәхмәтов исә 100 килога кадәрге үлчәүдә соңгы еллардагы төп көндәше Делюс Закировны отты. Бу очракта яшьлекне тәҗрибә җиңде дип әйтергә кирәк.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш