Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан чаңгы марафонына паралимпиячеләр, министрлар, район башлыклары чыкты

Илле беренче тапкыр уза торган марафонның приз фонды быел бер миллион сум.

Казанның Юдино микрорайонында “Локомотив” стадионында чаңгы марафоны башланды. Россия паралимпиячеләре, депутатлар, министрлар һәм район башлыклары чаңгы марафонына чыкты.

“Нәтиҗә нинди генә булса да, иң мөһиме, катнашу һәм аннан алган тәэсирләр. Казан чаңгы марафонында катнашучыларның барысына да уңышлар телим”, - диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Рифкать Миңнеханов.

Марафонда катнашучылар биш километрлы дистанциягә чыкты. Әлеге трассадан соң, профессиональ чаңгычылар һәм һәвәскәрләр 30 һәм 50 километрлы дистанциядә катнаша.

“Бүген безнең сигез әйдәп баручы спортчы, шул исәптән Диләрә Сабирҗанова, Алинә Ихсанова, Артем Николаев, шулай ук Татарстан җыелма командасы алдынгылары катнаша”, - дип сөйләде Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

Сүз уңаеннан, марафонның приз фонды – бер миллион сум.

Беренче чаңгы марафоны Казан дәүләт педагогия институты призына 1968 елның 24 мартында старт алган булган. Ул чакта институт ректоры әлеге истәлекле көнне һәр факультетка республика яки бөтенсоюз күләмендә зур чара буларак билгеләп үтәргә чакырган.

Казан чаңгы марафоны Russia Loppet сериясендәге Россия чаңгы марафоны исәбенә кергән.

Һәвәскәр спортчылар өчен массакүләм спорт ярышлары - Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан спортны популярлаштыру буенча куелган масштаблы бурычларның бер өлеше. Дәүләт башлыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче россиялеләр өлешен 2020 елга 40 процентка кадәр җиткерүне максат куйган. Шәһәр һәм авыл җирлегендә һәркем куллана алырлык спорт инфраструктурасы булдырыла, ярышлар һәм сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру буенча төрле чаралар уздырыла. 

Фото: Валерия Белова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев