Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Халыкара олимпия комитеты Россия олимпиячеләре исемлеге буенча 8 гыйнварда җавап бирәчәк

Олимпия уеннары Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә 9-25 февраль көннәрендә уза.

Халыкара олимпия комитеты 2018 елгы Олимпия уеннарында катнашырга дәгъва кылучы Россия спортчылары исемлеге бенча 8 гыйнварда җавап бирергә тиеш. Бу хакта РФ Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко хәбәр итте. Россия олимпия комитеты 350 атлетны үз эченә алган исемлекне формалаштырып, Халыкара олимпия комитетына җибәрде, дип яза «Российская газета».

«Олимпия уеннарына тыныч кына әзерләнергә кирәк. Анда безнең команда лаеклы чыгыш ясар дип өметләнәм. 8 гыйнварда без кайсы спортчыларга сораулар бар икәнен беләчәкбез», - дип белдерде Мутко журналистларга.

Шунысын да искәртик: Халыкара олимпия комитеты россиялеләргә 2018 елгы Уеннарда нейтраль флаг астында чыгыш ясарга рөхсәт итте. Олимпия уеннарында катнашачак спортчыларның соңгы исемлеген Халыкара олимпия комитетының махсус комиссиясе раслаячак. Россия делегациясенең ахыргы исемлеге 28 гыйнвардан да соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Олимпия уеннары Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә 9-25 февраль көннәрендә уза.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев