Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

КӨРӘШЧЕЛӘР ЯШЬТӘН ЧЫНЫГА

Узган шимбәдә Иске Мичән мәдәният йортында 1998 елда туган һәм алардан яшьрәк укучылар арасында татарча көрәш ярышлары үткәрелде.

Бәйгегә баш хөкемдар Инсаф Фәйзерахманов судья­лык итте. Башлангыч һәм урта сыйныфларда белем алучы яшүсмерләрнең физик мөмкинлекләрен камилләштерү, укучыларның республика спартакиадасына көчлеләрне сайлап алу максатында үткәрелгән ярышка барысы 12 мәктәптән килделәр. Иң элек укучылар арасында гер күтәрү буенча да көч сынашулар үтте. Спортның әлеге төрендә Мичән мәктәбе яшүсмерләренең осталыгы ачык күренде.

Татарча көрәш 13 үлчәү категориясендә барды. Башта иң җиңел (27 килограммга кадәр) авырлыкта батыр ачыкланды. Җиңүче булып Икшермә урта мәктәбеннән Илнар Мостафин танылды. Калган үлчәү категорияләрендә җиңүне Адель Нәгыймов, Данияр Мифтахов, Салават Исламов (өчесе дә Мичән урта мәктәбеннән), Илһам Шакиров, Инзил Мөбарәкшин (Югары Симет), Аяз Тимерханов (Икшермә), Фәндус Нәбиуллин, Фирнус Хуҗин (Югары Шытсу), Нияз Галимуллин (Олы Арташ), Алмаз Хәмзин (Эзмә), Разил Мөхетдинов (Олы Шыңар) яулады. Призерларга Грамоталар, акчалата приз­лар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X