Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Лесхозда шахматчылар җыены

Балаларның каникул көннәрендә Лесхоз бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы базасында укучылар арасында шахмат буенча укыту-күнегү җыеннары узды.

Анда районыбызның 1996-2000 елгы 30 яшь шахматчысы бу спорт төрендә теоретик һәм практик әзерлеген ныгытты, уеннарда сыналды. Дәрес-шөгыльләрне Шәмәрдәннең "Яшьлек" үзәге тренеры М.Закиров үткәрде. Шулай ук үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашырга белгечләр Т.Нәгыймуллин һәм А.Леонтьев та чакырылган иде. Җыеннарда төрле бәйге-конкурслар үткәрелеп, иң оста шахматчылар да барланды. Әйтик, "Блиц-турнир"да иң яхшылар булып Шәмәрдәннән Фәннүр Каюмов, Шекшедән Зәлия Әхмәтшина табылды. "Быстрые шахматы" уенында шулай ук Фәннүргә һәм Юлбаттан Гүзәл Кәримовага тиңнәр табылмады. Призлы урын алучылар арасында Салават Миңнегәрәев (Сабабаш), Илүзә Солтанова (Сатыш), Радик Ибраһимов, Айнур Мөбарәков (Яңа Мичән), Рәмис Заһидуллин (Олы Шыңар), Вера Краснова (Иске Мичән) бар. Алар барысы да укучыларның республика Спартакиадасында районыбыз данын яклау хокукына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лесхоз шахмат