Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

МИҢГӘРДӘ – СПОРТ ТАМАШАСЫ

14-16 сентябрьдә районыбызда, республикабызда яшәүчеләрне гаҗәеп тамашалы спорт бәйрәме көтә.

Районыбызның Миңгәр авылы янында Can-Am Trophy Russia сериясендәге Россия квадрацикл­лар финалы (III этап) үтәчәк. Ачык, юлсыз җирдән йөрүче Can-Am Trophy Russia квадросериясе - Россиядә квадрохәрәкәтне үстерүнең чираттагы этабы ул. Аның йомгаклау этабында сезон нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүчеләр ачыкланып, аларга төп трофей - Can-Am Outlander квадрацикллары тапшырылачак.

Спорт тамашасы ике өлештән тора. Бүген 10.00 сәгатьтә ярышларны ачу була. 15 сентябрьдә финалда катнашучыларга 200 километрлы ралли-рейд трассасы узарга туры киләчәк. Старт 11.00 сәгатьтә бирелә. Ә 16 сентябрьдә (шулай ук 11.00 сәгатьтә башлана) ярыш өчен махсус әзерләнгән трассада кантри-кросс тамашаның иң югары ноктасы булачак. Спорт тамашасыннан соң 16.30 сәгатьтә бүләкләүләр һәм ярышларны чын бәйрәмгә әйләндерәчәк шоу-программа башланачак. Спорт тамашасына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев