Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мылтыктан ату ярышында

15 майда район үзәгендә инвалид спортчылар арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде.

Беренче урынны Сабабаш авылыннан Илсур Миңнеһадиев яулады. Икенче урынны Сабадан Талыйп Галиев алды, Шәмәрдәннән Фәнил Сабиров 3нче нәтиҗә күрсәтте. Хатын-кыз спортчылар арасында призлы урыннар инвалидларның Саба шәһәр җирлеге башлангыч оешмасы вәкилләренә бирелде. Сәрия Рәхимова - 1нче, Фәния Шәмсетдинова - 2нче, Кәүсәрия Яруллина 3нче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата призлар тапшырылды.

18-20 май көннәрендә район мәргәннәре җыелма командасы Түбән Камада үтәчәк республика чемпионатында катнаша.

Р.Мөхәммәдиев,

инвалидларның раойн оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев